Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда Британия баласын урлауда шикләнелгәннәр кулга алынган


Пакыстанда британ баласын урлауда шикләнелгән ике кеше кулга алынган.

Пакыстан полициясе хәбәрләренә караганда, кулга алулар Җәлүм районында булган. Анда 4 март көнне, чыгышы белән пакыстанлы гаиләсеннән, әмма тумышы белән британ ватандашы булган биш яшьлек Сәхил Сәидне урлап киткәннәр. Ул анда әти-әнисе белән туганнарына кунакка кайткан булган.

Хәкимиятләр, кулга алынганнар шулай ук күп төрле үтерешләрдә шикләнеләләр, дип белдерә.

Баланы урлаучылар аның өчен зур күләмдәге йолым таләп иткән. Баланы акча түләгәннән соң гына азат иткәннәр.
XS
SM
MD
LG