Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Төркия премьеры үз иленең Европа берлегендә аерым статуста булуын кире кага


Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоган Европа лидерларын Төркияне Европа берлегенә бернинди шартларсыз кабул итәргә чакыра.

Германия канцлеры Ангела Меркельның Төркия сәфәре алдыннан Эрдоган, Франция һәм Германиянең Төркиягә аерым статус кына бирергә кирәк дигән тәкъдименә каршы чыкты.

“Төркиягә бу тәкъдимне кабул итү зур ялгышлык булыр иде. Бу берлеккә кергән күп кенә илләр андый тәкъдимне һич кабул итмәс иде. Без сөйләшүләрне тулы хокуклы әгъзә булып керү турында гына дәвам итәчәкбез”-, диде ул.

Европа берлегенә кергән берничә илнең житәкчеләре, аерып әйткәндә Германия канцлеры, Франция президенты, Төркияне алу Европа Берлеге таләпләренә туры килми дип, Анкарага аерым хокуклы партнер булуны гына тәкъдим итә.

Төркиянең Европа берлегенә керү турындагы формал сөйләшүләре 2005 елда башланган иде.

XS
SM
MD
LG