Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның вакытлы пермьер-министры итеп Равил Моратов билгеләнде


Бүген Татарстанның яңа президенты вазифаларын үтәүгә керешкән Рөстәм Миңнеханов тәүге фәрмәннарның берсе белән, премьер-министр урынына вакытлыча үзенең беренче урынбасары Равил Моратовны билгеләде.

Миңнехановның ант китерү тантанасы пәнҗешәмбе көнне Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үтте. Анда Дәүләт шурасы депутатлары, төрле даирәләрдәге хәкимият вәкилләре, Русия һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашты. Алар арасында Ислам конференциясе оешмасы җитәкчесе Әкъмәлетдин Ихсануглы да бар иде.

Миңнеханов Татарстан конституциясен үтәргә һәм аның халкына тугры хезмәт итәргә ант бирде. Вазифадан китүче Миңтимер Шәймиев Миңнехановка президент әләмен тапшырды.
XS
SM
MD
LG