Accessibility links

Вакыт күчә, йөрәк кыса


“Безнең гәҗит”нең соңгы санында язгы вакытка күчүнең түрәләргә файда, ә гади халыкка зыян китерүе, Япония халкының “эшләп үлүе”, чит илдән килгән кунакларның салым түләмичә генә бизнес эшләтүе, бозык ризык сатуы, 10 балалы гаилә тормышы турында укый аласыз.

Русия 28 мартта төнге икедә сәгать укларын бер сәгатькә алга күчерә. Шул рәвешле илебездә 31 октябрьгә кадәр җәйге вакыт урнаштырыла.

Вакыт алыштыруга карата фикерләр бәхәсле. Икътисади өстенлекләрен дәлилләүчеләр зур саннар әйтсә дә, аны шик астына куючы белгечләр дә бар. Хәер, вакыт алыштыруның сәламәтлеккә зыяны бәхәссез бит, ә бу икътисади дәлилләүләрне, кем әйтмешли, “бәреп ега”.

“Энергетиклар вакыт алыштырып, ел саен 2 миллиардтан артык киловатт сәгать электр энергиясе янга кала, дип исбатлый. Бу, алар сүзенчә, 1 миллион тонна ягулыкка тиң. Ләкин күпчелек русиялеләр, бигрәк тә табиблар, укытучылар вакыт алыштыруга каршы. Дәлилләре дә ышандырырлык: аеруча авырулар һәм балалар яңа режимга күнегә алмый”, дип яза Илфат Фәйзрахманов.

Кайбер табиблар вакыт алмашканнан соң, кешенең иммун системасы өч атна дәвамында рәткә килә алмый, кеше көчле стресс кичерә дип исәпли. Организмның эчке цикллары бозылуы хроник авырулар кискенләшүенә дә китерергә мөмкин. Бигрәк тә астма, югары кан басымы, язва, нерв системасы бозылган кешеләргә авыр тәэсир итә бу, дип исәпли табиблар.

“Ил агайлары өчен икътисади табышлар безнең сәламәтлектән кадерлерәк икән, нишлисең, җайлашырга гына кала”, дип яза автор.

Шакшы “фаст-фуд”

Казанның һәр тукталышында диярлек тиз арада ясала торган ризык урыннары бар. Шаурма, грильдә пешкән тавык, гамбургерлар сату, аларны аяк өсте генә ашап каядыр чабу модада хәзер. Ләкин андагы ризыкның сыйфаты, ничек һәм кайда пешүе кайберләрне уйландыра.

"Безнең гәҗит"тә Илдинә Ядкәрова үзе белән булган хәл турында язган. Язмада шаурма сату нокта хуҗалары дәүләткә салым да түләми, акча санаган куллары белән ризыкка тотына, гомумән эш урыны чисталыгын сакламый дигән фикер алга сөрелә.

“Чит ил кунаклары бездә салым түләмичә генә бизнес ясап ята. 15 инстанциядә көн әрәм итеп йөрергә вакытыгыз юк икән, ашамагыз шаурма!”ди язма авторы.
XS
SM
MD
LG