Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк Азиядә җирле һәм килмешәк ислам көрәше


Үзбәкстан телевидениедә Ташкентның Күкелдаш мәчете имам-хатибы Әнвәр Корый Торсынов «Ислам ул гыфлем дине. Кызганыч ки, кайберәүләр гыйлем, яхшылык һәм тәрәккыять дине исламны үз шәхси максатлары өчен кулланырга маташа» диде. Исламны кемнәр үз максатлары өчен куллана?

Бу Үзбәкстанда рәсми рөхсәт ителгән ислам белән килешмәүче, читтән кергән яңа агымнар турындагы чыгыш иде.

Советлар Берлеге җимерелеп тимер пәрдәләр ачылганнан соң читтәге исламчы төркемнәр Үзәк Азиядәге 50 миллионлап мөселманны үз якларына каратырга тырыша башлады. Бу исә хөкүмәт яклавындагы меңнәрчә мәчетләрдә вәгаз укучы Торсынов кебекләргә кыенлыклар чыгара.

Вашингтонда Һадсон институтының Евразия сәясәте үзәге мөдире Зейно Баран Үзәк Азия хөкүмәтләре читтән төбәккә үтеп керергә тырышучы бер-береннән бик нык аерылган дини төркемнәргә әзер түгел иде ди.

“Үзәк Азия бик тә уңдырышлы туфрак һәм андагы илләрнең хөкүмәтләре, шул исәптән Үзбәкстан да, барлык исламчы төркемнәрнең бертөрле булмавын аңламады. Алар әлеге төркемнәрнең кайберләренең радикал булуын, кайберләренең сәяси идеологияләре булуын белмәде һәм аңламады”, - ди Баран.

Вакыт үтү белән Үзәк Азия дәүләтләре үз рәсми мәзһәбләрен ныгытуга, читтән килгән башка төркемнәрне бастыруга кереште.

Һизб-ут Таһрир, Пакстанның Таблигый Җәмәгать, гарәпләрнең Сәләфия төркеме, Төркиянең нурчылары һәм башка төркемнәр тыелды. Әмма алар тарафдарларының кулга алынуы турында хәбәрләрнең килә торуы, күрәсең, бу төркемнәрнең төбәктә шактый яклау табуын күрсәтәдер.

Дәүләт нәрсә тәкъдим итә?

Кыргызстан диния идарәсе рәисе, мөфти, Хаҗи Муратаалы Җуманов читтән килгән исламчы төркемнәргә каршы көрәшү зарурлыгын әйтеп “Кайбер ватандашларыбызның миләрен юулары зур проблема. Без башыбызны комга тыгып аларга күз йома алмыйбыз. Без моңа юл куймаска, тәртипне сакларга тиешбез. Югыйсә, соңрак проблемалар булачак”, - ди.

Җуманов һәм хөкүмәт яклавында эшләүче башка дин әһелләре февральдә Татарстан мөселманнарының IV корылтаенда Миңтимер Шәймиев чыгышында татарлар өчен иң кулай мәзһәб буларак аталган Хәнәфи мәзһәбен кыргызларга иң туры килә торган, иң либерал мәзһәб дип атый.

Мондый ислам Үзәк Азия халыклары кыйммәтләрен иң нык чагылдыручы ислам диелә. Муллалар һәм голәмәләр халыкны исламның чит илләрдән килүче башка төрләренә каршы торырга үгетләгәндә үзләрендәге бай ислам мирасын искә алырга ярата.

Әмма төбәк тарихының башка кайбер яклары дәүләт яклавындагы исламга бер дә файдага түгел. Тарихта гасырлар буена солтаннар, әмирләр, ханнар исламның халыкны берләштерүче бик зур көчкә ия булуын аңлап муллаларны үзләре файдасына эшләтергә тырышкан. Ислам аларның хакимиятенә куркыныч тудыручы иң зур көч тә була алган, шул ук вакытта алар хакимиятен ныгытуның иң яхшы юлына да әверелгән. Төбәктәге бүгенге хакимиятләр дә элеккеләреннән әллә ни аерылмый.

Таҗикстанда заманында баш казый булган, ватандашлар сугышында хөкүмәт көчләренә каршы сугышып, илдән качарга мәҗбүр булып, туксанынчы еллар ахырында ярлыкау белән кире кайткан Һоши Әкбар Тураҗонзадә дәүләт белән имамнар арасындагы бәйләнеш ачык күренеп тора ди.

“Имамнарның 90-лап процентын хөкүмәт, җирле хакимиятләр билгеләп куя. Хәтта канунда да имамнарны мөселманнар хөкүмәт фатихасы белән сайларга тиешлеге язылган. Әмма чынлыкта кемнәрнең имам булачагын хөкүмәт сайлый. Һәм имамнарны алар билгеләгәч,шул кешеләр аша мәчетләрне дә алар үз контролендә тота”, - ди Тураҗонзадә.

Дәүләтнең мәчетләргә тәэсире Үзәк Азиянең барлык илләрендә дә сизелә. Кыргызстанда радиобыз хәбәрчесенә исемен тулысынча атарга теләмәгән Кодрәт исемле егет рәсми муллалар үзләре теләгәннең барысын да әйтә алмый диде.

5 вакыт намаз укучы, мәчеттәге җомга намазларын калдырмаучы Кодрәт “безнең муллалар бик тә чикләнгән, алар халыкны әдәпкә өйрәтү белән генә чикләнә. Ә безнең сәясәт турында да беләсебез килә”, - ди.

Таҗикстандагы сәясәт һәм дин белгече Косыйми Бикмөхәммәт “Дәүләт муллалары мөһим нәрсәләр турында, бүгенге һәм иртәгәге проблемнар турында сөйләшүдән читләшеп 500 ел элек булган нәрсәләр турында сөйләшергә ярата”, - ди.

Өстәвенә, Һадсон институты вәкиле Баран әйтүенчә, “дәүләт билгеләгән кайбер муллалар яшьләрнең социаль гаделлек һәм үзаң турындагы күпсанлы сорауларына җавап бирә дә алмый. Мәсәлән, Гыйрак һәм Әфганстан сугышларын күреп кайберәүләрдә Көнбатыш исламга каршы сугыш алып бармыймы, шулай булса ни эшләргә дигән сораулар туарга мөмкин. Әмма дәүләт муллалары күбрәк мөселман әдәбе турында гына сөйләшергә ярата һәм дини мәсьәләләр белән генә чикләнеп кала”.

“Алар яшьләрнең сорауларына һәрчакта да җавап бирә алмый. Аннан соң яшьләр харизматик һәм үзбилгеләнгән дини җитәкчеләр янына бара. Тегеләре аклы-каралы сүрәттәге, аларны канәгатьләндерергә мөмкин җаваплар бирә”, - ди Баран.

Тарафдарлар өчен көрәш

Бикмөхәммәт мондый көндәлек сорауларга җавап бирә алмау дәүләт исламын көчсезләндерә, яшьләр читтән килүче исламга тартыла ди.

“Барлык яшьләр дә түгел, әмма карберләре аларга кушыла. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчесе – социаль-икътисадый шартлар. Эш юк. Илдәге бу проблемнар инде 15 ел дәвам итә һәм алар яшьләр арасында ризасызлыкка китерде», - ди Бикмөхәммәт.

Аның әйтүенчә, Үзәк Азия яшьләре яхшы мөселман булу һәм бүгенге дөньяда югалып калмау өчен киңәш һәм рухый юлкүрсәткеч эзли. Ә дәүләт билгеләгән муллалар моны булдыра алмый.

Читтән килгән исламчы төркемнәр дә моны аңлый һәм үзләренә яңа кешеләр җәлеп итү өчен рәсми ислам белән дөньяви хакимият арасындагы бәйләнешләргә басым ясый.

Кыргызстанда яшәүче, тыелган Һизб-ут Таһрир оешмасы әгъзасы, тулы исемен атарга теләмәгән Әюпхан рәсми исламнан читләшүенең сәбәбен аңлатып “Демократик илдә мөфти һәм аның кешеләре хөкүмәт кушканны эшләргә мәҗбүр түгел. Канунда дин белән дәүләт аерым. Сәясәтчеләр мөфти эшләренә тыкшынырга тиеш түгелләр. Мөфти дә хөкүмәт фәрманнарына буйсынырга тиеш түгел. Көрьән нигезендә мөфти шәригатькә буйсынырга тиеш. Ә мөфти алай эшләми”, - ди Әюпхан.

Һизб-ут Таһрир безне Мөхәммәт пәйгамбәр өйрәткәнчә, җәмгыятьтә ничек яшәргә генә түгел, ә башка кешеләргә ничек хезмәт итәргә дә өйрәтә ди ул.

Тән белән җан берлеге?

Рәсми муллалар исә үзләре белән дәүләт арасындагы бәйләнешне котылгысыз күренеш дип аңлата.

Казакъстан мөселманнарының диния идарәсе матбугат вәкиле Гомәрбәк “Безнең конституция нигезендә дәүләт белән дин аерым. Әмма чынлыкта без кешенең тәне белән җанын аера алмыйбыз. Бу мөмкин түгел”, - ди.

Аның фикеренчә, дәүләт исламга түгел, ә ислам дәүләткә тәэсир итә.

“Андый нәрсәдән Алла сакласын. Киресенчә, президентыбыз туган шәһәрендә үзе зур мәчет төзетте. Аның үрнәгенә ияреп күп кенә байлар, төбәк җитәкчеләре, шәһәр башлыклары һәм башкалар да мәчетләр төзетә”, - ди Гомәрбәк.

Кыргызстанның баш мөфтие Җуманов илдә ислам белән хакимият арасында каршылыкка сәбәп юк ди.

“Беренчедән, әлбәттә, кайчак дөньяви дәүләттә дин турында төрле фикерләр була. Әмма мин мөфти булганда андый проблеманы яки каршылыкны күргәнем булмады.
Икенче яктан, дәүләтебез исламга карата дөрес сәясәт алып бара. Үз ягыбыздан без дә дин юлын дәүләт сәясәте белән каршылыкка кермтмәскә тырышабыз”, - ди Җуманов.

Әмма Үзәк Азиядә дин әһелләренең җитәкчелек белән каршылыкка кергән чаклары да булды. 2002 елда Төркмәнстанның баш мөфтие Насрулла ибн Гыйбадулла ул чактагы президент Сапармурат Ниязовның “Рухнамә” китабыннан өзекләрне яңа төзелгән мәчеттә Корьән сүрәләре белән бергә язуга каршы чыкты. Шуннан соң ул вазифасыннан алынды һәм соңрак президентны үтерү өчен яшерен сүз берләштерүдә гаепләнеп 22 елга төрмәгә ябылды.
XS
SM
MD
LG