Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина президенты чыннан да татармы?


Украинаның иң бай кешесе дә татар, министры да татар. Инде килеп яңа президенты Виктор Януковичның да чыгышы белән борынгы Польша-Литва татарлары нәселеннән булуы турында хәбәрләр тарала башлады.

«Голос Крыма» газеты Украинаның яңа президенты Виктор Януковичның татар тамырлары булуы турында язып чыкты.

Газета язуынча, Янукович фамилиясе татар сүзеннән чыккан, Януковичның тамырлары да заманында көнбатыш Руськә күчеп, хәзерге Польша, Литва һәм Беларус җирләрендә яши башлаган татарларга барып тоташа.

«Аның тамырлары Литва кнәзләре татарларны урнаштырган җирдән, Беларусьтән чыккан. Бу хәттә Януковичның йөзеннән үк күренеп тора», - дип яза газет.

Басма шулай ук беренче татарларның Литва кнәзлеге җирләренә XIV гасырда килеп урнашуын, аларның Кара диңгез буеннан һәм Кырымнан чыккан Туктамыш хан сугышчылары булганлыгын искә ала.

“Алтын Урдадагы үзара сугышлардан туеп алар Литва кнәзе Витовттан, хәзергечә әйткәндә, сәяси сыену сораган. Ул исә татарларны кунакчыл кабул итеп аларны үзенә хәрби хезмәткә билгеләгән, Беларусь җирләренең яхшы урыннарыннан Виленщинадан һәм Минщиннан җир биргән”, - дип яза “Голос Крыма”.

Алга таба татарлардагы Янгилде (Җан килде – ягъни бала туды мәгънәсендә) исеме һәм аның кайбер диалектларда Янай, Яныш, Янук дип төрләндерүе искә алына.

“Янукович фамилиясе Литва татарларының Януклар нәселенеке булган. Заманында ул фамилияне хәзерге Докшицкий районының кечкенә генә Януки авылында яшәүчеләр йөркән булган. Хәзерге президентның бабасы бу авылдан әле инкыйлабка кадәр үк киткән һәм күп еллар буе эш эзләп йөргәннән соң Донбасста төпләнгән” дип яза “Голос Крыма”.

Бәлки бу сенсацион хәбәрне әле журналистлар киләчәктә ныграк тикшерер. Әмма Украинаның иң бай кешесенең Януковичка сайлау алды көрәшендә нык ярдам иткән татар Ринат Әхмәтов булуы инде мәгълүм. Янукович президент вазифасына керешкәннән соң билгеләгән яңа хөкүмәттәге гаилә, яшьләр һәм спорт министры Равил Сафиуллин да татар.
XS
SM
MD
LG