Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанда төрек фильмнары фестивале бара


Бу көннәрдә Ереванда II төрек фильмнары фестивале бара. Әрмәнстандагы Британ илчелеге химаясендә үткән бу чараны хөкүмәттән бәйсез булган әрмән ижтмагый үзәге оештырган. Өч көн дәвам иткән фестивальдә дистәләрчә нәфис, документаль фильмнар һәм мультфильмнар күрсәтелә.

Фестивальне оештыручы “Тынычлык өчен Кавказ үзәге” оешмасы житәкчесе Георгий Ванян сүзләренә караганда, быел төрек режиссерлары бу чарага зур кызыксыну белдергән. Узган ел беренче тапкыр үткәрелгәндә бу фестивальдә бер генә төрек фильмы катнашкан булса, быел 77 гариза бирелгән.

Шушы ук оешма октябрь аенда Ереванда Әзәрбайҗан фильмнары фестивале дә уздырачак.
XS
SM
MD
LG