Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия канцлеры төрек мәктәпләренә каршы


Германия канцлеры Ангела Меркель Төркия премьер-министры Рәҗәп Эрдоганның Германиядә төрек мәктәпләре ачарга дигән тәкъдиме белән килешми.

Бер төбәк газетасына биргән әңгәмәсендә Меркель, андый адым Германиядә яшәүче күпсанлы төрек ватандашлары белән башка халык арасында үзара аңлашуга комачаулык кына итәр иде, дип белдергән.

Канцлер шулай ук, Төркияне Европа берлегенә алуга каршы булуын әйткән. Шул ук вакытта ул, бу илгә Европа берлеге белән аралашуда аерым бер статус бирергә кирәк дип тә белдергән.

Төркиянең Европа берлегендәге ихтимал әгъзалыгы турында шуңа охшаш фикерне Франция дә белдерә.

Төркия исә, икеяклы сөйләшүләр уңышлы тәмамланган очракта, Европа берлегенә бары тик тулы хокуклы әгъзә булып кына керергә теләвен әйтә.
XS
SM
MD
LG