Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазинның Дегетледәге тормышы


Дегетлегә Ирек Мортазинны төзәлү өчен җибәрсәләр дә, ул анда да үз гадәтләре буенча яши һәм колониядә хокук яклау, яки адвокат хезмәтен башкарырга тырыша.

Татарстанда президент алмашынган мәлдә казаннар яңа премьер-министр кем булыр һәм кайсы бинада утырыр дип фаразлый. Күбесе Миңнеханов Ирек мәйданында, ә Шәймиев - Кирмәндә утырып калачак дип уйлый. Республикада шундый зур сәяси вакыйгалар узган бер мәлдә, Татарстанда социаль киеренкелек чыгаруда гаепләнгән Ирек Мортазин исә, Мамадыш районының Дегетле авылында урнашкан 17-нче колониядә ята. Шушы көннәрдә “Вечерняя Казань” басмасы хәбәрчесе аның белән очрашып, тоткынның көнкүреше белән танышкан.

Дегетлегә Мортазинны мәхкәмә "төзәлү өчен" җибәрсә дә, ул һаман үз гаебен танымый. “Мин бит үземнең Шәймиев турындагы китабымда социаль киеренкелек таратып йөрүемне таный алмыйм бит инде”, ди ул.

“Дегетледә кеше хокуклары кысыла”

Мортазин белән бу колония-яшәүлектә 159 кеше яши: 93 хатын-кыз, 63 ир-ат, шулардан 21-е ВИЧ авырулы. Мортазин Дегетледә кеше хокуклары кысылуыннан канәгать түгел. Аның сүзләренчә, тоткыннар арасындагы ВИЧ авыруларны аерым бинада тотарга кирәк. Ник дигәндә, аларның исеме билгеле түгел, һәм шул сәбәпле тоткыннарга авыл җирлегендә ирекле йөрергә рөхсәт ителми.

“Мамонтов гаепле түгел”


Гадәттә тоткыннар төркем-төркем бинада яши. Мәсәлән, Мортазин торган бинада элек мәктәп булган. Ә тәртипләре аеруча яхшы һәм сәламәтлеге какшаганнарга исә, аерым фатирларда да яшәргә рөхсәт икән. Мәсәлән, Дәүләт шурасының элекке депутаты Геннадий Мамонтов шулай яши икән.

Билгеле булганча, ул торак сатып алырга теләүчеләрне алдалауда гаепләнә. Ирек Мортазин исә Мамонтовны гаепләүне хаксыз ди. Аның фикеренчә, Мамонтовны Ирек Мортазинга “Миңтимер Шәймиев: Татарстанның соңгы президенты” китабын бастырган өчен акча биргәнгә һәм бу китапны Дәүләт шурасында тараткан өчен сөргенгә җибәргәннәр. Ә йөзләгән кешенең фатирсыз да, акчасыз да калганын Мортазин искә алмый.

Колониядә эш җитәрлек

Колония башлыгы Райнур Исмәгыйлев сүзләренчә, авылда эш җитәрлек. 552 чучка, 40 сыер, 6 ат, 15 куян, 44 тавык, 3 кәҗәне карау һәм 3 мең гектар җирне эшкәртү җиңел эш түгел. Мортазинга машина йөртү эше тәкъдим ителгән булган. Әмма ул “яшьрәкләр акча эшләсен” дип ризалашмаган. Шуңа да ул иҗат эшен дәвам итә. Бу максатларга аңа хәтта аерым бүлмә бүлеп биргәннәр. Һәм ул әлеге бүлмәдә утырып тоткыннарга үзенчә юридик ярдәм күрсәтә, гаризаларны ничек язарга икәнен өйрәтә.

Мортазинның өстәлендә Набоков, Стендаль, Солженицын һәм үзенең “Смерть телемагната” китабы ята икән.

Хастаханәдә танылу казанган


Күптән түгел ул сыйфатсыз ризык ашап агулану сәбәпле, район хастаханәсендә дә ятып чыккан. Биредә аны таныганнар, автографлар алганнар һәм хастаханәдә берәр атнага калырга да сораганнар.

Һәрвакыттагыча Мортазин турында халык арасында да төрле имеш-мимешләр йөри. Янәсе, ул колония башлыгы Райнур Исмәгыйлевкә аның матбугат сәркатибе булырга тәкъдим иткән. Әмма Исмәгыйлев исә: “Минем турында да алай-болай китап язып куймасын”, дип бу тәкъдимнән баш тарткан. Аның каравы, Исмәгыйлев Мамонтовка авылда прораб булырга тәкъдим иткән икән.

Кыскасы, Мортазин Дегетледә үз гадәтләре буенча яши һәм колониядә хокук яклау, яки адвокат хезмәтен башкарырга тырыша.
XS
SM
MD
LG