Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:00

Русиядә Һитлерның китабын рәсми рәвештә экстремист китап дип таныдылар


Адольф Һитлерның “Mein Kampf” (“Минем көрәш”) китабы Уфаның Киров мәхкәмәсе тарафыннан рәсми төстә экстремист әсәр дип игълан ителде. Мәхкәмәгә шундый мөрәҗәгать белән Башкортстан прокуратурасы чыккан булган.

Русиянең Баш прокуратурасы үткәргән тикшерүләр нәтижәсендә, бу вакытка кадәр Һитлерның китабы тыелмаган әдәбият саналу сәбәпле, аның интернет сәхифәләрендә ачык файдалануга куелуы, шулай ук кибетләрдә дә сатылуы ачыкланган.

Хәзер инде “Main Kampf” китабы экстремист әдәбиятның федераль исемлегенә кертелгән.

XS
SM
MD
LG