Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан дәүләт университетында – яңа ректор


Башкортстан дәүләт университетына яңа җитәкче сайланды. Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты Әхәт Мостафин ул. Мортаза Рәхимов җитәкчелеккә заманча фикерләүче шәхесләр кирәк дигән кискен фикерен әйтте.

Башкортстан дәүләт университеты ректорын сайлаулар башта апрель ае башына тәгаенләнгән иде. Әмма вакытын алгарак күчерделәр. Ректор урынына да башта дәгъвачылар берничә булса, ахырдан ике генә кеше калды. Берсе – моңарчы соңгы елларда ректор вазыйфаларын башкарган Мөхәммәт Харрасов булса, икенчесе - әле сайланган Әхәт Мостафин иде.

Башкортстан дәүләт университеты хезмәт коллективының атнакич төштән соң башланган конференциясе көн тәртибенә ректор сайлау мәсьәләсе дә кертелде. Университет бинасы алды иртәнге якта ук күп кенә милиция хезмәткәрләре тарафыннан сак астына алынган иде. Соңрак биредә ни өчен шулай ныклы иминлек чаралары күрелүе сәбәбе дә ачыкланды. Конференциягә республика президенты Мортаза Рәхимов, хөкүмәт рәисе Раил Сарбаев һәм башка югары җитәкчеләр киләсе икән.

Ректорны сайлау алдыннан Мортаза Рәхимов чыгыш ясады. Башта университетның күпмедер уңышлары хакында сөйләсә дә, азакка таба республиканың иң төп уку йорты саналган белем учагындагы хәлләрне тар-мар китерде ул. “Университет илдәге башка университетлар арасында иң түбән урыннарга тәгәрәде”, дип җитәкчелеккә заманча фикерләүче шәхесләр кирәк дигән кискен фикерен дә әйтте Мортаза Рәхимов.

Башкортстан президентының университеттагы хәлләрне мөшкел дип бәяләве ректорны сайлау барышына да үз йогынтысын ясамый калмагандыр, билгеле. Ректорны сайлаулар яшерен тавыш белән оештырылды. Нәтиҗәдә күпчелекне – 83 тавышны җыеп Әхәт Мостафин ректор итеп сайланды. Әлеге ректор Мөхәммәт Харрасов аннан 14 тавышка калышты.

Яңа сайланган җитәкче Әхәт Мостафин Баймак районында туып үскән. Белгечлеге буенча химик. Химия фәннәре докторы, профессор. Моңа кадәр Башкортстан Фәннәр академиясе вице-президенты вазыйфасын башкарды ул. Әхәт Мостафин ректорлыкка сайлаулар алдыннан ясаган чыгышында университетның абруен күтәрәчәген һәм анда эшләүчеләргә уңайлы шартлар тудырачагын вәгъдәләде. “Алдыбызда гаять зур эшләр тора”, ди Әхәт Мостафин.

Билгеле ки, соңгы елларда Башкортстан дәүләт университетының абруе шактый какшаган иде. Хәтта аның тарихын былтыр 100 яшьлек итеп күрсәтү дә бу абруйны күтәрә алмады. Эш шунда ки, Башкортстанның төп уку йортының чын тарихы 1957 елдан гына башлана.

Шул елдан Башкортстан дәүләт педагогия институты “дәүләт университеты” дип үзгәртелде. Дөрес, бу уку йортының чишмә башы, чынлап та, 1909 елга барып тоташа. Әмма ул чакта Уфа губерна укытучылар институты буларак ачыла ул. Ә 1920 елда бу уку йорты Халык мәгарифе институты, аннан 1929 елда педагогия институты дигән исемнәр ала. 1957 елда исә ул бүгенге көндәгечә, Башкортстан дәүләт университеты итеп үзгәртелә.

Ничек кенә булмасын, бүгенге көндә Башкортстан дәүләт университеты үзенчә республиканың йөзен билгеләүче белем учагы. Шуңа күрә дә Мортаза Рәхимовның чыгышында әрнүле фикерләр яңгыравы гаҗәп түгел.
XS
SM
MD
LG