Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 04:59

Сембер мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиуллов вафат


Мөфти Фатыйх хәзрәт Алиулловның вафатын Сембер мөселманнары зур югалту дип саный. Мәрхүмне җирләү чарасы да аның нинди олуг шәхес булганын раслады.

Фатыйх хәзрәт Алиуллов байтак вакыт хастаханәдә дә ятып чыкты – авыруы чигенерлек түгел иде шул. Әлбәттә, мәрхүмнәр турында бары тик яхшы сүзләр генә әйтелә. Ә Фатыйх хәзрәткә килсәк, ул исән-сау чакта да, аның турында бер генә дә кыңгыр сүз әйтү мөмкин түгел иде.

Үзенең чын мөселман рухында яшәве генә түгел – барча дин кардәшләребезне дә үз дәрәҗәсенә күтәрерлек иде аның тирән эчтәлекле вәгазьләре. Хәер, вәгазьләре генә түгел. Төрле диннәргә кагылышлы рәсми чараларда да аның чыгышлары тирән игътибар белән тыңлана һәм зур алкышлар белән кабул ителә иделәр.

Мәрхүмне җирләү чарасы да аның нинди олуг шәхес булганын тагын бер мәртәбә күрсәтә алырлык булды. Һәрхәлдә, аны соңгы юлына озатырга килгән халык саны - шуңа ишарә. Зиратка илтүче юлда берничә чакрымнарга сузылган автобуслар һәм җиңел машиналар тупланмасы колоннасы барлыкка килде. Алар арасында күрше Самар өлкәсе, Татарстан, Мордовия машиналары да бар иде.

Ульян өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән барча районнарыннан да килгәннәр иде. Бигрәк тә Чынлы районыннан күпләп килгәннәр. Монысы инде район башлыгы – чын дини шәхес Ханәфи Рамазанов тәэсиредер, дияргә дә була. Фатыйх хәзрәтне соңгы юлга озатыр өчен, ерак юлны якын итеп килергә нәрсә этәргеч биргән соң?

"Сөйләве дә авыр. Аның белән даими элемтәдә тордык бит без. Соңгы сөйләшүдә, ул-бу була калса, соңгы юлга озатуыбызны сораган иде. Шул сүзне истә тотып, Аллаһ ризалыгы өчен дә, аңа олуг ихтирамыбызны белдерү максатыннан да аның белән хушлашырга килдек. Урыны җәннәттә булсын. Безнең өчен дә, мәхәлләсе өчен дә бик тырышып эшләде. Мал өчен түгел, дөнья рәхәте өчен дә түгел – динебез юлында хезмәт итте.

Бик күп рәнҗетүләргә дучар булды. Тик ул берсенә дә ачуланмады. Без кайвакыт “Мондый явызлыкларга җавап та бирергә кирәктер”, дип әйтә идек. “Ашыкмагыз, чөнки Хак Тәгалә барысын да күрә-белә”, дия иде ул. Каршылык кылуның мәгънәсезлеген аңлата иде. Урыны җәннәттә булсын”, диде Карсун районы Уразовка авылы имамы Сәет хәзрәт Диаров.

Ногай иле авылы имамы Наил хәзрәт Идиятуллов та шундый фикердә: "Эчкерсез кеше, абруе бик тә зур иде. Без юлда да фикер алышып килдек. Аллаһы Тәгаләнең таләпләрен төгәл үтәгәне өчен, бик күп каршылыкларга дучар булды ул.

Көфер кануннары белән каршы тордылар аңа. Ә ул бирешмәде. Күпме кешеләрне дин юлына бастырды ул Аллаһ ризалыгы өчен! Булганына риза булып яшәде. Көне-төне Аллаһы Тәгалә юлында булды. Машинасы да юк иде. Үз акчасына дини китаплар сатып алып тарата иде. Төрмәләргә йөреп, адашкан милләттәшләребезгә Ислам динен иңдерде. Хак Тәгалә җәннәт бирсен үзенә", диде ул.

Фатыйх хәзрәт карамагындагы мәчетнең мәзине Рифат хәзрәт Бульхин өчен дә остазының вакытсыз вафат булуы зур югалту.

"Ул бөтен гомерен Ислам динен ныгытуга, халыкка рухи-әхлакый тәрбия иңдерүгә багышлады. Ул шәһәребездә һәм өлкә авылларында мәчет-мәдрәсәләр ачу, шәригать кануннарын, Коръәнне өйрәнү буенча дәресләр оештыру максатында бик күп көч куйды. Дин ягыннан белемемне күтәрүдә дә аның үрнәге биниһая зур булды. Мөгаллимем Фатыйх хәзрәтнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрләрендә булсын иде", диде Рифат хәзрәт Бульхин.

Күренекле малтабар Хәмзә Ямбаев та кайгысы белән уртаклашты: "Фатыйх хәзрәт безнең милли үзаңны күтәрә торган рухи лидер иде. Балалар белән дә, аксакаллар белән уртак тел таба белүче олуг шәхес иде. Бик зур югалту бу. Өлкәдә аның дәрәҗәсендә милли лидерлар күренми. Рухи яктан да, милли үзенчәлекләрне саклап калу ягыннан да. Шунлыктан аның вафаты барчабыз өчен дә олуг югалту булып кабул ителә".

Казаннан махсус килгән Айсә Габдрәшитов: "Фатыйх хәзрәткә Хак Тәгалә рәхмәтләре яусын. Ул мине Казанга укырга җибәрде. Урыны җәннәттә булсын. Һәм безгә дә аның белән шунда очрашырга язсын иде, Иншаллаһ", дип авыр кайгысын уртаклашты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG