Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркозиның хатыны һәм әтисе аның янә президент булуын теләми


Франция президенты Николя Саркозиның әтисе дә, хатыны да аның яңа мөддәткә сайлауларда катнашу теләгенә шатланмыйлар.

Бүген Le Parisien газетасына биргән әңгәмәсендә президентның әтисе Пол Саркози, әгәр дә ул 2012 елгы сайлауларда катнашмаса, “тынычрак тормышта яшәр иде”, дип белдергән.

Ил башлыгының хатыны Карло Бруни-Саркози дә, икенче бер әңгәмәдә, “хатыны буларак моны теләмим” дип белдерде. Шул ук вакытта Бруни, әгәр дә Николя янә үз нәмзәтен күрсәтсә, аңа теләктәшлеген белдерәчәген әйтә.

Фикер белешүләргә караганда, Николя Саркозиның популярлыгы төшә бара. Төбәк сайлауларында аның партиясе житди жиңелүгә дучар булды.
XS
SM
MD
LG