Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:53

Татарстан хөкүмәте рәсмән вазыйфаларыннан китте


Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов, республика хөкүмәтенең вәкаләтләреннән ваз кичүе турындагы гаризаны кабул итеп, аларга кабинетның яңа составын оештырганчы, үз эшләрендә калуны тәкъдим итте.

Моңа кадәр Татарстан премьер-министры булып торган Рөстәм Миннеханов пәнжешәмбе көнне президент урынына тәгаенләнде.

Шул ук көнне ул үзенең беренче урынбасары Равил Моратовны Татарстан республикасының премьер-министры вазифаларын башкаручы итеп раслады. Канун нигезендә, Татарстан президенты бер ай эчендә төбәк парламентына яңа премьер-министрны һәм аның урынбасарларын тәкъдим итәргә тиеш.

Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Татарстан хөкүмәтенең яңа житәкчелеге турындагы мәсьәлә парламент тарафыннан якын араларда булачак утырышта, якынча 22 апрельдә каралачак дип хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG