Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециягә ярдәм планы евроны коткармаска мөмкин


Европа җитәкчеләре еврозона илләренең Грециягә финанс ярдаме програмын хуплады. Килешү халыкара валюта фонды ярдамен дә үз эченә ала. Ул арада еврозонадагы башка илләрнең дефициты еврога басымны арттыра бара.

Евро акчасын кулланучы илләр зур бурычларга баткан Грециягә финанс ярдәме күрсәтергә килеште. Әмма Халыкара валюта фондыннан да зур гына ярдәмне күз алдында тоткан бу план Афинга шактый кырыс шартлар да куя.

Пәнҗешәмбе килешүенә кадәр Грециягә ничек ярдәм итү турында евро илләре арасында бәхәсләр атналарча дәвам итте. Грециянең бурычлары халыкара финанс базарларына евроның бәясен төшереп аларның үзләренә дә зур зыян салган иде.

Килешү әле Грециягә акча иртәгә үк килә башлый дигәнне аңлатмый. Германия басымы белән ул “соңгы чара” буларак кына кабул ителде. Һәм ул Греция үзенә кирәкле акчаны базарда таба алмаса гына биреләчәк.

Күпме биреләчәге ачык кына әйтелмәсә дә, Европа рәсмиләре сүзләренчә, ашыгыч рәвештә бик кирәк булган очракта 22 миллиард еврога кадәр акча бирелергә мөмкин.

Дҗордҗ Папандрео
Греция премьер-министры Дҗордҗ Папандрео килешүдән соң “Еврознадагы Греция саклап калынды һәм Европа бик зур эш эшләде. Бүген без Греция язмышын гына хәл итмәдек. Европага һәм Европа Берлегенә бик зур куркыныч яный иде һәм без бу куркынычка каршы тәвәкәллек белән уңышлы чара күрдек. Европа җитәкчеләре Европа Берлеген һәм безнең уртак акча берәмлегебезне саклый. Европа Греция белән бу кризистан көчлерәк булып чыгачак”, - диде.

Европа Берлеге президенты Һерман Ван Ромпей бу програм финанс базарларына евро илләренең Грецияне ярдәмнән ташламаячагын күрсәтәчәк дип белдерде.

Һерман Ван Ромпей
“Ярдәмнең зур өлеше Европаныкы булачак. Бу катнаш механизм булса да, анда Европаның өлеше зуррак булачак”, - диде Ван Ромпей.

Шулай да финанс белгечләре әйтүенчә, Грециягә бурычка акча бирү програмына Халыкара валюта фондын катнаштыру халыкара базарларда евроның абруен киметергә мөмкин.

Моңарчы еврозонаның берәр әгъзасына ярдәм итүне сорап Халыкара валюта фондына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булганы юк иде әле.

Бу атнада евроның долларга карата кыйммәте соңгы 10 айдагы иң түбән дәрәҗәсенә төшеп $1,33 ка калды. Өлешчә моңа инвесторларның Европа Берлегендәге зур проблемаларга Халыкара валюта фондыннан башка чишелеш табылмавына борчылуы да сәбәп булды.

Европа Үзәк банкы да, Франция президенты Николя Саркози да моны истә тотып Грециягә ярдәм планына Халыкара валюта фондын катнаштыруга каршы чыккан иде.

Фондның роле турында Германия куйган шартка ризалашканнан соң Саркози журналистларга максат бөтенләй бу бурычны куллану түгел диде. Аның әйтүенчә, Европа җитәкчеләре бу ярдәмгә ышанычның булуы үзеннән-үзе базарларда Грециягә мөнәсәбәтнең нормалләшүенә ярдәм итәр дип өметләнә.

Николя Саркози
«Чара күрү турындагы бу килешүнең гамәлгә ашырылуы шарт түгел. Ул зарур булган очракта һәм иң соңгы чара буларак гамәлгә ашырыла ала. Килешү Грециягә үзенең кыю реформаларын базардагы акылсыз гамәлләрдән һәм спекуляциядән курыкмыйча башкарып чыгу өчен ышаныч бирә”, - диде Саркози.

Европа Үзәк банкы президенты Жан-Клод Трише да ярдәм турында килешү үзе үк Грециягә кризистан чыгарга ярдәм итәр, ул акчаны куллану зарурлыгы булмас дип өметләнүен әйтте.

Грециянең бюджет дефициты тулаем җитештерү күләменең 13 процентына якынлашты. Евро килешүендә исә дефицитны 3 проценттан арттыру рөхсәт ителми.

Ул арада евро кулланучы башка илләрдә, аерым алганда Португалия, Италия, Испания һәм Ирландиядә дә бурычларның зур булуына борчылулар арта бара.

Кытай рәсмиләре Грециядәге кризис диңгездәге боз тавының күренгән өлеше генә булырга мөмкин дип кисәтә.

Әлеге килешүгә кадәр Германия канцлеры Ангела Меркель Германия парламентында чыгыш ясап бюджет дефициты 3 проценттан арткан илләрне еврозонадан чыгаруны тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG