Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәдвәл буш тормый: БМО кабул иткән истәлекле көннәр


21-27 март дөньяда Халыкара су атнасы буларак билгеләп узылды. БМО тарафыннан кабул ителгән истәлекләр көннәр, атналар һәм хәтта еллар шактый. Бу җәмәгатьчелекнең аерым бер өлкәгә игътибарын җәлеп итү өчен кабул ителә.

Нью-Йорктагы рестораннарда су бушка бирелә. Хәтта ишекләрендә “Без краннан су бирү белән горурланабыз” дигән язулар эленгән. Әмма бу атнада алар үсеш алучы илләрдәге балаларны чиста су белән тәэмин итү өчен 1 доллар кызганмаска чакырды.

Әлеге идея белән БМО каршындагы балалар фонды (ЮНИСЕФ) чыккан иде. Маркетинг өчен җаваплы вәкиле Рю Мизуно әйтүенчә, бу бер көнлек акча үсеш алучы илләрдә балаларны 40 көнлек су запасы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Истәлекле көнне кем тәкъдим итә?

БМОның календаренә күз салганда, анда дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын җәлеп итү өчен махсус өлкәгә багышланган көннәр шактый. Мисал өчен 27 март – халыкара театр көне, 21 март - шигърият көне иде, 2011 елны халыкара урман елы буларак билгеләп узачак, ә 2008-2016 елны хәерчелекне юк итү ун еллыгы бара.

Гомумән, календарьнең һәр аенда ниндидер истәлекле көн бар.

БМОның генераль секретаре идарәсе сүзчесе Фархан Хак әйтүенчә, күп кенә истәлекле көннәр ел саен сентябрьдә 192 әгъза катнашлыгында уза торган Генераль Ассамблеяда билгеләнгән.

“Чынлыкта, берәр әгъза ил яисә әгъза илләр төркеме берәр сәбәпне алып аны истәлекле көн ясарга тәкъдим итә ала. Һәм ул я тавыш бирү, я күпчелектә гомум сүз белән хуплау нәтиҗәсендә БМОга кергән әгъза илләр тарафыннан раслана”, ди ул.

Кайвакыт берәр көнгә аерым игътибар итү тәкъдиме белән БМОның берәр оешмасы чыга. Мисал өчен? Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы Бөтендөнья сәламәтлек көне һәм Тәмәкегә каршы көрәш көне уңаеннан чаралар уздыра, ЮНЕСКО халыкара су байлыклары көнен, ЮНЕП халыкара әйләнә-тирә мохит көнен билгеләп уза.

Хак сүзләренчә, Генераль Ассамблея тарафыннан яклау тапсын өчен тәкъдим ителгән истәлекле көн яки атнаның мөһимлегендә шик тумаска тиеш.

Халыкара тау көнен уздыру тиз яклау тапкан

Кайбер мәсьәләләр башкалары белән чагыштырганда аеруча да мөһимлеге белән аерыла. Мисал өчен БМОда азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе каршындагы таулар хезмәттәшлеге бүлеге координаторы Дуглас Макваер 2003 елны Италия Халыкара тау көнен билгеләп узу тәкъдиме белән чыккач, ул бик тиз яклау табуын әйтә. Аны БМОга кергән 100дән артык әгъза ил хуплый.

Макваер сүзләренчә, хәзер ел саен 11 декабрь көнне Халыкара тау көне уза. Һәм Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе ахыр чиктә ел саен теманы билгеләүгә җаваплы. Һәм әлеге оешма аңа кагылышлы мәгълүматны җыярга булыша, ул төрле ил хөкүмәтләренә, кызыксынган кешеләргә юллана.

Кайвакыт бу көннәр аеруча да мәзәк кебек тоела. Мисал өчен, 2008 ел – Халыкара бәрәңге, ә 2004 ел дөге елы булды.
XS
SM
MD
LG