Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия “җәйге” вакытка күчә


Бүген төнге 2дә вакыт бер сәгать алга күчерелә.

Русия хөкүмәте карары нигезендә 28 марттан илнең 5 төбәге – Чукотка, Камчатка, Кемеров һәм Самар өлкәләре, Удмуртия – башка вакыт зонасына күчә. Самарда Мәскәү белән бер вакытка күчүгә каршы чаралар да узган.

Русиядә моңарчы 11 вакыт зонасы булса, 28 марттан башлап алар 2гә кимиячәк. Бу атнада Русия президенты Дмитрий Медведев белгечләргә “кышкы” һәм “җәйге” вакытларга күчеп торуның кирәклеген тикшерергә кушты.
XS
SM
MD
LG