Accessibility links

Кайнар хәбәр

Расмуссен: ракеталардан саклануга Русияне дә катнаштырырга кирәк


Тотрыксыз илләр тарафыннан була алган ракета һөҗүмнәреннән саклану өчен үз эченә Русияне дә алган киң система төзергә кирәк, дип белдерде НАТО башлыгы Андерс Фог Расмуссен.

Бүген ул берлекнең Брюссельдә узган конференциясендә чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, 30лап ил, шул санда Иран да баллистик ракеталарга ия яки аларны булдыру эшен алып бара.

Фог Расмуссен шулай ук атом коралының җәелү куркынычын да искә төшерде.

НАТО башлыгы берлекнең ноябрьдә Лиссабонда үтәчәк саммитына кадәр ракета һөҗүмнәреннән саклану системасы турында карар кабул итергә чакырды.
XS
SM
MD
LG