Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:31

Либиядә Гарәп Дәүләтләре Лигасы саммиты ачылды


Либиядә Гарәп Дәүләтләре Лигасына кергән илләрнең башлыклары җыелды. Саммитның төп максаты – Израил-фәлестин сөйләшүләрен яңарту.

Җыен алдыннан лиганың генераль секретаре Әмр Муса, Израил Көнчыгыш Иерусалимда торак төзү ниятеннән баш тартса гына солых сөйләшүләре яңартыла ала, дип белдерде. Израил төзелештән баш тартырга җыенмый.

Шимбә көнне Газзәдә Израилнең хәрби чарасы тәмамланды. Чик буенда ике Израил хәрбиенең үтерелүенә җавап итеп Газзәгә Израил танклары кертелгән иде.

XS
SM
MD
LG