Accessibility links

Казан Җир сәгате чарасында катнаша


Узган ел 27 март көнне кич дөньяда яшәүче йөзләгән миллион кеше утны сүндереп тирә-якны саклау максатыннан игълан ителгән Җир сәгате чарасында катнашты. Быел бу чарага катнашырга Казан да теләк белдергән. Мәскәү, Красноярск, Петропавловск-Камчатский, Архангельск, Мурманск һәм башка шәһәрләр белән бергә Казанда да кичке 8.30да бер сәгатькә шәһәр хакимияте бинасын һәм зур һәйкәлләрне яктырткан ут сүндереләчәк.

Дөньядагы танылган һәйкәлләрне кичен утсыз күрер өчен меңләгән турист җыелыр, дип көтелә. Бер сәгатькә ут Париждагы Эйфел манарасы, Берлиндагы Бранденбург капкасы, Истанбулда Босфор аша күпер һәм Дәһлидәге мәшһүр Һиндстан капкасында да сүндереләчәк.

БМОның Дөнья табигать фонды бу чара белән җәмәгатьчелекне ягулык һәм табигатьне сакларга чакыра. Фонд мәгълүматларына караганда, ягулык, су, ашамлыкларны куллану һәм алардан калган чүп күләменең үсеше бүгенге кебек дәвам итсә - 2050 елда ук кешечелек дөньясына инде яшәр өчен икенче планета кирәк булачак. Һәр кеше үзе артыннан чүпне киметеп, энергияне саклап җир шарын чистарту эшенә үзенең зур өлешен кертә ала, ди белгечләр.

Бүген Австралиянең Мельбурн шәһәрендә Җир Сәгатендә халык төнге паркка чыгып табигать тавышларын тыңлады.

Болгарстан башкаласы Софиянең үзәк урамында кешеләр шәм тотып урам җыены үткәрәчәк. Кайдадыр халык караңгыда күренә торган кием киеп футбол уйнаячак, шәмнәр тотып елга яки күл янына бара. Чара 120ләп илдә җирле вакыт белән кичке 8.30да үтә.
XS
SM
MD
LG