Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт автономиясенең беренче конституциясенә 85 ел


1925 елның 27 мартында V Бөтенбашкорт Совет корылтае Башкортстан автономиясенең беренче конституциясен кабул иткән. Аның Үзәк Башкарма Комитеты тарфыннан хупланмавына карамастан, бу кануннар соңырак 1937 елда кабул ителгән төп канун өчен нигез булган.

1925 елгы конституция 93 маддә, 8 бүлек һәм 4 өлештән торган.

Аның беренче маддәсендә - Башкорстан РСФСР һәм СССРга кергән ирекле республика, диелгән. Рәсми телләр башкорт һәм рус телләре булса да, республика халкы корылтайлар, мәхкәмәләр һәм иҗтимагый тормышта үз ана телләрендә сөйләшергә хокуклы булган.
XS
SM
MD
LG