Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракның көнбатышында җирле сайлау комиссиясе вәкиле үтерелгән


Гыйракның көнбатышында җирле сайлау комиссиясе вәкиле үтерелгән

Гыйракның Каим шәһәрендәге 4 шартлауда иң аз дигәндә 6 кеше үлгән, 15-е яраланган.

Җирле полиция хәбәр итүенчә, шартлаткыч җирле сайлау комиссиясе әгъзасы Ганим Рәдһи өе янында шартлаган. Үлүчеләр арасында Радһи һәм аның абыйсы да бар.

Рәдһи комиссиядә элекке премьер-министр Ияд Әллавиның “Иракия” коалициясен вәкиллек иткән. Әлеге коалиция 7 март көнне узган парламент сайлавында аз гына күбрәк тавыш җыеп җиңү яулады.

Башлангыч мәгълүматларга күрсәткәнчә, хәзерге премьер Нури әл-Мәлики блогы икенче урынны алган. Блок вәкилләре хәрәмләшүләр булды дип белдерә һәм тавышларны кире санарга таләп итә.
XS
SM
MD
LG