Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль университет ректоры кәнәфие һаман да буш


Идел буе федераль университетына ректор эзләү дәвам итә. Өч уку йортын бергә кушкананнан соң төзелгән университет җитәкчесен билгеләп кую инде 18 мартта башкарылырга тиеш булса да, бу чара 26 мартка, аннан 29 мартка күчерелде. Бу көн тагын кичектерелде.

Казан дәүләт университетының матбугат үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, ректорны билгеләү көне хәзергә ачыкланып бетмәгән. Алар тантананың кичектерелү сәбәпләреннән хәбәрдар түгелләр.

Әмма бүген Идел буе федераль университетын җитәкләргә мөмкин нәмзәтләр исемлеге билгеле. Ректор булырга барлыгы 5 кандидат дәгъва кыла. Алар арасында Татарстан премьер-министры вазыйфасын башкаручы Равил Моратов, президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтдинов, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, республика мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов, Алабуга шәһәре мэры Илшат Гафуров бар.

Казан дәүләт университеты профессоры, сәясәт белгече Мидхәт Фарукшин фикеренчә, Идел буе федераль университеты ректоры итеп Татарстан хакимияте хуплаган кандидатура куелачак.

“Мин җитәкченең кемгә булын белмим. Миңтимер Шәймиев президент вакытында бу вазыйфаны Алабуга мэры Илшат Гафуровка тапшырырга теләгән иде”, ди Фарукшин.

Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты деканы Искәндәр Гыйләҗев ректор билгеләүнең кичектерелеп торуын мәсьәләне чишкәндә төрле якларны килештерүнең катлаулы булуы белән аңлата.

“Минемчә, бөтен федераль университет ректорлары берьюлы билгеләнәчәк. Кайберләре документларын биреп өлгерә алмагандыр. Эш шуңа тоткарланадыр.

Мин үзем университетның гыйльми шурасы фикере белән килешәм. Ректорны үзара киңәшләшеп сайларга кирәк. Ул уку йортын тирәнтеп белүче булырга тиеш”, ди Гыйләҗев.

Әмма нәкъ менә шушы килеш-табышның озакка сузылуы университет укытучыларының теш сызлавына әйләнеп бара. Алар инде хәзер кайсыдыр якны хупларга, фикер әйтергә дә уңайсызлана. Лобачевский кебек күренекле галим дә, Петр патша кебек реформатор да, оста оештыручы, сәясәтче, Казан белән дә, Мәскәү белән дә уртак тел табучы шәхес әле тумаган, ди алар. Шуңа күрә булачак ректорның кемлеген белергә теләү тагын да көчәя бара.
XS
SM
MD
LG