Accessibility links

Оренбур театры Халыкара театр көнен билгеләде


Оренбур татар театры артистлары
Оренбур татар театры артистлары

М. Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры Татарстан белән Башкортстаннан тыш бердәнбер дәүләт драма театры санала. 27 мартта Оренбур театрының бер төркем артистлары Казанда Камал театры үткәргән бәйрәм кичәсендә катнашты.

Театр артистларының үз бинасында эшли башлаганына елдан артык вакыт үтеп китте. Бу вакыт эчендә булган үзгәрешләр һәм яңалыклар хакында театрның әдәби бүлек мөдире Әлфинә Камакаева әңгәмә кордык.

Бу театраль сезон нинди спектакльләр белән башланып киткән иде?

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының быелгы сезоны бик үзенчәлекле башланып китте. Беренчедән, бу 20нче юбилей сезонын ачу иде, икенчедән, театр үзенең эшен яңадан үзгәртеп корылган бинада башлады. Бу сезон күренекле драматург Ркаил Зәйдулланың әсәре буенча куелган “Татарча өйләнү” комедиясе белән ачылды. Шул ук вакытта яңа премьералар әзерләнде.

Болар З.Минһаҗеваның “Гомер әле узмаган” һәм Фоат Садриевның “Мәскәү сандугачы” комедияләре. Яшь тамашачылар өчен Аманулланың “Мактанчык әтәч” спектакле. Бу яңа ел күчтәнәчен балалар өчен режиссерлык өлкәсендә үзен сынап караучы театрның яшь артисткасы Гөлназ Абдуллаева сәхнәләштерде.

Хәзерге көндә театр стационар режимда эшли. Югарыда әйтеп үтелгән спектакльләр бик уңышлы бара. Тамашачылар артистларның һәр чыгышын көтеп ала, яратып кабул итә.

Театрның чит өлкәдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләре ничек?

Юк, әлбәттә, театр урында эшләү белән генә чикләнеп калмый. Күрше Башкортстан, Татарстан республикаларында, Самар, Чиләбе өлкәләрендә һәм башка төбәкләрдә аларны һәрвакыт җылы каршы алалар.

Бу елның февраль аенда театр труппасының бер төркеме үзләренең гастрольләрен Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” спектакле белән Саракташ районында башлап җибәрде һәм күрше Самара өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты.

Шул ук айда “ атарча өйләнү” һәм З.Минһаҗеваның “Гомер әле узмаган” пьесасы буенча куелган спектакльләрен Чаллы, Минзәлә һәм Курган өлкәсенең сәнгать сөючеләре карый алды.

Театр артистлары спектакльләр белән генә чикләнеп калмыйча, гастрольләргә концертлар белән дә чыгалар бит.

Әйе, театрның икенче төркеме театральләштерелгән зур концерт программасы белән Оренбур һәм Самара өлкәләрендә булып кайтты.

Күптән түгел театрның артисты Айрат Хәбибуллинның театральләштерелгән зур концерты гөрләп үтте. Бу концертта Айратның Уфадан килгән дуслары - сәхнә йолдызлары һәм безнең театрның күренекле артистлары катнашты.

Соңгы вакытта Татарстан һәм Башкортстан театрлары белән алмаш гастрольләр дә үткәрелә башлады...

Әйе, февраль аенда безгә беренче тапкыр Башкортстан республикасыннан Туймазы татар дәүләт драма театры килде. Алар Флорид Бүләковның “Каһәрләнгән мәхәббәт”, Илгиз Зәйниевнең “Люстра”, Наил Гаетбайның “Синнән – фатир, миннән – ир” һәм Нәҗип Асанбаевның "Рәисә һәм Фәйзи” спектакльләрен алып килгәннәр иде.

Туймазы артистларының һөнәри осталыклары, ялкынлы чыгышлары тамашачы күңелендә бик уңай тәэсир калдырды. Алар ике арада бик җылы мөнәсәбәтләр тудырып, үзара аралашу өчен дуслык күпере төзеп киттеләр. Ә инде апрель аенда Оренбур татар театрын алар үзләрендә көтәләр.

13-15 апрель көннәрендә Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү”, Эсфир Яһүдиннең “Китмәскә килгән кошым” һәм Хәбир Ибраһимовның “Ялгыз каен күзе” спектакльләре белән безнекеләр Туймазыда булалар. Ә 16 апрельдә “Татарча өйләнү” спектакле Собхангол авылында күрсәтеләчәк.

Ә без бу вакытта Чаллы татар дәүләт драма театрын көтәбез. Алар безнең игътибарга өч спектакль тәкъдим итәчәк: Равил Сабырның “Хәят ” мелодрамасы, Туфан Миңнуллинның “Без бит авыл малае”
Һәм Рабит Батулланың “Ярым ятларга кала” дигән комедияләре.

Бүгенге көндә театр артистлары нинди яңа спектакль өстендә эшлиләр?

Соңгы яңалык итеп шуны әйтәсем килә: хәзерге көндә театрда яшь драматург Илгиз Зәйниевнең “Гармун” әсәре буенча спектакль әзерләнә. Аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссёрлык бүлегендә укучы Рамил Гәрәев сәхнәләштерә. Әлеге спектакль аның диплом эше булачак. Пьеса авторын хәзерге болганчык замана алдында килеп туган катлаулы проблемалар борчый. Премьера тамашачыларга 23 апрель көнне тәкъдим ителәчәк.
XS
SM
MD
LG