Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шартлаулардан соң бар Русиядә иминлек чаралары көчәйтелә


Мәскәү метросындагы шартлаудан соң Русия президенты Дмитрий Медведев транспортта иминлек чараларын бөтен Русия күләмендә көчәйтергә фәрмән бирде. Ул шулай ук хөкүмәткә һәлак булганнарның гаиләләренә кирәкле ярдәм оештыруны да башкарырга кушты.

ФСБ хәбәрләренә караганда, шартлауларны интихарлар оештырган. Ике хатын-кызны эзләү игълан ителгән. Алар интихар һөҗүмчеләрне метрога кадәр озата килгәннәр.

Мәскәү метросындагы шартлаулар сәбәпле Русия башкаласында сишәмбе һаләк булганнарга мәтәм көне дип игълан ителде.
XS
SM
MD
LG