Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда балалар катнашында Нәүрүз фестивале үтте


М. Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры бинасында беренче тапкыр балалар катнашында Нәүрүз фестивале үтте. Бәйгедә татар һәм казакъ балалары җыр-биюдә, музыка коралларында уйнауда ярыштылыр.

Әлеге бәйгенең оештыручыларына килгәндә, алар бик күп – “Мәгарифне үстерүнең региональ үзәге” , Фәйзи театры каршында оешкан “Берлек” иҗтимагый фонды, татар театры, шәһәрнең татар милли-мәдәни мохтарияте “Туган тел”, Х. Ямашев китапханәсе, “Яшьлек” һәм “Алга” яшьләр оешмалары, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, казакъ иҗтимагый үзәге, “Яңа Вакыт” һәм “Жана Айкап” газетлары иде.

Катнашучылар хакында “Мәгарифне үстерүнең региональ үзәге белгече Лирида Биктимирова: “Нәүрүз бәйрәмендә төбәкнең 17 районыннан 150ләп бала катнашты. Бәйгенең максаты – гореф-гадәтләрне онытмау һәм саклау”, ди.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, яз бәйрәмендә музыка коралларында уйнаучыларның саны күп иде, аеруча тамашачыларны гармунда уйнаучы татар малайлары куандырды. Тамашачылар бүләгенә иң кечкенә гармунчы – Сакмар районы Үрге Чебенле авылыннан Айдар Хөсәенов лаеклы дип табылды.

Александровка районы Яфар авылыннан килгән танылган гармунчы Вәкил Әсәев үзенә алмашка гармунчылар әзерли. Авылда гармунчыларның аз булуы – музыка классын ачуга этәргеч була. Бүгенге көндә гармунчының классына 4 укучы йөри икән.


Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләрне татар театры каршында оешкан “Берлек” иҗтимагый фонды әгъзалары тапшырды. Татар телендә чыгыш ясаучыларның урыннары түбәндәгечә булды:

Бию буенча беренче урынга Сакмар районы Татар Каргалы авылыннан “Эра” халык ансамбле, икенче урынга Пономарёвка районы Дүсмәттән “Яшьлек” бию ансамбле, өченче урынга Александровка районы Яфар авылы балалары лаек дип табылды.

Вокал буенча беренче урында Сорочински шәһәреннән Төхфәтуллина Диана, икенче урында Беляевка районы Алабайтал авылыннан Хәйбуллина Эльвира өченче урында шәһәрнең 52нче мәктәбе укучысы Хөсәенова Диана.

Йолалар номинациясендә Әсәкәйнең “Чишмә” фольклор халык ансамбле беренчелекне алды, икенче урында Октябрьски районы Иманкол мәктәбе укучылары һәм өченче урында Беляевка районы Алабайтал мәктәбенең “Үремте” төркеме булды.


Нәүрүз чибәре булып Пономарёвка районы Дүсмәт авылы кызы Әлфия Ягофарова танылды. Әлфия төбәк күләмендә дә үзен җыр-биюдә таныткан татар кызы.

Балалар арасында мондый Нәүрүз бәйрәмен ел саен үткәрергә кирәк – оештыручыларның да тамашачыларның теләкләре бер булды.
XS
SM
MD
LG