Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

Дөнья жәмәгатьчелеге Русиягә теләктәшлек белдерә


Дөнья жәмәгатьчелеге Мәскәү метросында интихарлар тарафынан башкарылган шартлатуларны катгый гәепләп чыкты.

НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, халыкара террорчылык белән көрәштә Русиягә теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Расмуссен шулай ук, гаепсез кешеләргә булган һөжүмнәрне берничек тә акларга мөмкин түгел дип ассызыклады.

Шартлауларны тикшерүдә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер булуын шулай ук Европа парламенты рәисе Ежи Бузек та хәбәр итте.

Франция президенты Николя Саркози экстремистлар һөжүменә каршы торуда Русия белән бер фикердә булын белдерде.

XS
SM
MD
LG