Accessibility links

Октябрьскийдә камаулар тәмамланды


Башкортстанның Татарстан белән чиктәш Октябрьский шәһәрендә милиция һәм ФСБның махсус чарасы тәмамланды. Анда узган атнада шәһәрнең күпләп сату базасына һөҗүм иткән 3 кеше тотылды, калганнары табылмады.

Октябрьскийдә яшәүче журнатист Марсель Гариф белдерүенчә, бу хәлләр җомга кичендә 4-5 кешенең Төньяк урамындагы күпләп сату базасына һөҗүменнән башланып китә. Алар базага һөҗүм итеп сатучыларның 60 мең сумлап акчасын кулга төшерә. Һөҗүм вакытында каршылык күрсәткән сатучы хатынның тезен утлы корылдан атып яралыйлар. База сакчысының кулына аталар. Сакчы да һөҗүм итүчеләрнең берсенең кулына көрәк белән сугып өлгерә.

Бу турыда тиз генә милициягә хәбәр итәләр. Кулы яраланган һөҗүм итүченең хастаханәгә барачагын чамалап милиция хастаханәгә үз сакчыларын куя. Төркем чыннан да хастаханәгә килә, әмма граната белән янап шәфкать туташын тотык итеп алалар һәм яралы кулны бәйләүне таләп итәләр.

Ахырда бу эшкә ФСБ хезмәткәрләре дә кушыла, хастаханәне чолгап алалар һәм атышлар нәтиҗәсендә һөҗүм итүчеләрнең икесе хастаханәдә кулга алына. Рәсми расланмаган хәбәрләргә караганда, һөҗүм итүчеләр тотык итеп алган кешеләрнең берсе атышлар вакытында һәлак булган.

Соңрак һөҗүм итүчеләрнең өченчесенең эзенә төшеп анысын дә тоталар.

Дүртенчесен эзләү өчен зур чаралар оештырыла. Уфадан боралак белән республика эчке эшләр министры Игорь Алешин килә, милициянең бронемашиналары чакыртыла. Шәһәр милиция хезмәткәрләре белән тула.

Һөҗүм итүчеләр төркеме яшәгән 29-нчы микрорайонны тулысынча чолганышка алып андагы кешеләрнең документларын тикшерә башлыйлар. Атна ахырында кешеләр өйләреннән урамга чыгарга куркып торды дип хәбәр итә Марсель Гариф. Милиция шулай ук банкларны, хакимият биналарын һәм күперләрне дә сак асына алган дип хәбәр ителә.

Төньяк Кавказ сугышчыларының интернет сәхифәләре Октябрькийдәге бу атышларны Башкортстан бәйсезлеге өчен көрәшүче мөҗәһитләр белән хакимият көчләре арасындагы бәрелеш дип сүрәтләде. Әлеге төркемдә татар кешесе дә, рус кешесе дә, катнаш гаиләдән чыгучы да, шул ук вакытта бер ингуш кешесенең дә булуы хәбәр ителгән иде. Күрәсең, араларында ингуш кешесенең булуы кайберәүләрне әлеге төркемне Төньяк Кавказдагы сугышчан көчләр белән бәйләп карауга этәргән.
XS
SM
MD
LG