Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кондопогадагы хәлләр буенча хөкем карары игълан ителәчәк


Карелиянең Югары мәхкәмәсе дүшәмбе көнне Кондопогадагы бәрелешләр турындагы жинаять эшенең хөкем карарын игълан итә башлады.

2006 елның 30 августында хөкемгә тартылган алты кеше жирле ресторан янында сугыш оештыра. Ул вакытта ике кеше һәлак була, тагын тугыз кеше төрле яраланулар ала. Шушы сугыштан соң, чыгышы белән Кавказдан булганнарның сату-итү урыннарына ут төртүләр, һөжүмнәр башлана.

Дәүләт гәепләүчесе хөкемгә тартылганнарны гәепләүнең барлык матдәләре буенча гәепле дип табарга кирәк, дип тәгъдим итә.

Ике кешене үтерүдә, шулай ук кеше үтерергә омтылышы булуда гәепләнгән Ислам Могамедовкны 22 елга ирегеннән мәхрүм итү каралган. Мәхкәмәгә тартылган тагын ике кешегә - Асламбек Баканаевка һәм Сәетмөхәммәт Эдильсултановка прокуратура 14 ел колония билгеләүне сорый.

Ә инде сәламәтлеккә зыян китерүдә гәепләнгән Могамед Камилевка жиде, калганнарга алты ел ярым колониядә утыру күрсәтелгән.

Мәгълүматләргә караганда, хөкем карарын игълан итәргә өч көн вакыт кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG