Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:32

Моңарчы татар сәхифәләре интернет бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яуламый иде. Күптән түгел үткәрелгән бәйгедә – киресенчә, шактый күп татар сайты уңышка ирешкән. Сәбәп нидә? Татар программистлары яхшырак эшли башлаганмы? Әллә жюри әгъзалары милли ресурсларга игътибарын арттырганмы?

Интернет-ресурслар арасында үткәрелгән бәйгеләрдә татар сәхифәләренә, гадәттә, бүләкле урыннар күп эләкми иде. Сәбәпләр төрле. Гаеп атта да, тәртәдә дә булгандыр. Бер яктан, күп кенә татар сәхифәләренең сыйфаты түбән булса, икенче яктан – югары сыйфатлы эшләнгән сайт та бәйгедә бүләксез калырга мөмкин иде. Чөнки жюри әгъзаларының күбесе татар телен белми икән. Бу проблеманы “Азатлык”ның беренче тапкыр гына күтәрүе түгел.

Һәм менә хәлләр үзгәрә төште сыман. 23-24 март көннәрне Биектау районында “Мәгариф өлкәсендә яңа мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр куллану” дигән республикакүләм бәйге узды. Шунда күп кенә бүләкне татар телле проектлар яулаган. Бу ни белән бәйле? Татар сәхифәре яхшырганмы? Әллә жюри әгъзалары, ниһаять, татарча өйрәнә башлаганнармы? Шушы сорау белән без бәйгенең жюри әгъзасы – Раил Гатауллинга мөрәҗәгать иттек.

Сер түгел, татар сәхифәләре күп еллар бәйгеләрдә икенче планда кала килде. Әмма гаеп үзләрендә дә бар иде. Хәзер сәхифәләрнең сыйфаты яхшыра дип уйлыйм. Әлеге бәйге, гомумән, югары мәгълүмати технологияләрне белем бирүдә куллануга багышланган иде. Барлыгы 9 номинация булды. 8 ел уздырылган бу бәйгедә мин өченче ел инде жюри әгъзасы буларак катнашам. Беренче елларда татар телендә чыгыш ясаучылар юк иде диярлек. Мәсәлән, узган елны татар теле укытучылары да вата-җимерә рус телендә чыгыш ясыйлар иде. Мин аларны үз проектларын туган телләрендә тәкъдим итәргә чакырдым. Менә быел матур, чиста татар чыгышлары күп булды. Сөенеп утырдым.

Башка жюри әгъзалары да сөенеп утырган микән соң? Әллә татар телен белүчеләрдән син генәме анда?

Жюри составының яртысы татарча белә. Белмәгәннәргә чыгышның рус телендәге вариантын аннотация рәвешендә бирергә мөмкин бит. Менә, мәсәлән, 4 гимназиядән Зөһрә Ваһапова русча-татарча аралаштырып чыгыш ясады һәм ноутбук белән бүләкләнде.

Сәхифәләрдән тыш тагын нинди югары технологияләр ярышты?

Мәсәлән, интерактив такта.

Бу нәрсәләр мәктәпнең көндәлек тормышында кулланыламы соң? Әллә инде бәйгедә катнашыр өчен генәме?

Төрлесе бар. Бәйге өчен махсус эшләнгәннәре дә юк түгел. Әмма мин гел әйтеп киләм: теге яки бу проектны эшлисез икән, аның бер елдан, биш елдан нинди булачагын күзаллагыз. Нигезле эшнең генә киләчәге була.

Минем кулымда “Татар теле” дигән интерактив-электрон дәреслек. Аны сез эшләгәнсез. Ул да нигезле хезмәтме?

Әйе, аны мин җитәкләгән “Белем.ру” оешмасы эшләде. Ул Казан Дәүләт университеты һәм Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты галимнәре тарафыннан төзелде. Бу дәреслек 5 сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр каралган. Тулысынча интерактив проект. Аны интерактив тактада да кулланырга мөмкин. 4 меңнән артык тираж белән бу электрон дәреслек Татарстанның һәр мәктәбенә таралды. Киләсе атнага Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән мәктәпләрдә аның кулланылышын карап кайтырга исәплибез.

Дүрт капта сигез диск. Мондагы байлыкны кәгазь китапка күчерсәң, ничә том чыгар иде икән?

Кимендә 6-7 китап.

Бер таныш укытучым әйтә, дәрескә слайд-шоу әзерләр өчен укучылардан ярдәм сорыйбыз, үзебезнең баш җитми ди. Хәзер кайбер укучылар укытучылардан да остарак бит. Бәйгегә әйләнеп кайтып сорыйм: анда укытучылар гына катнаштымы, яки балалардамы?

Бу бары тик укытучылар тарафыннан гына эшләнгән проектлар бәйгесе. Кем белә, эшләгәндә, бәлки, укучылары да ярдәм иткәндер.

Мәгариф өлкәсендәге сәхифәләр арасында үткәрелә торган башка бәйгеләр дә бар дип беләм...

Әйе. Сайт хуҗаларын мин, иң элек, “Татнет йолдызлары” бәйгесендә катнашырга чакырыр идем. Бу – дөнья күләмендә танылган бәйгеләрнең берсе. Шулай ук быел беренче тапкыр “Белем җәүһәрләре” дигән бәйге үткәрелә. 7 номинациядә үткәрелгән бу интернет-ярыш турында сез “Белем.ру” сайтыннан белә аласыз. “Әй, миннән булмый ул” дип оялып утырмагыз, эшләрегезне тәкъдим итегез. Һәр километр бер адымнан башлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG