Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң шәп пьеса һәм иң яхшы артистлар билгеле булды


27 мартта Казанда халыкара театр көнен билгеләделәр. Бу көнне Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Яңа татар пьесасы - 2009” конкурсына йомгак ясалды.

Шунда ук Камал театрында соңгы ике елда куелган 5 спектакль арасында иң яхшы рольләрне башкаручылар билгеле булды. Моңа кадәр иң яхшы артистларны билгеләү юк иде.

“Яңа татар пьесасы”нда яңа исемнәр бар

“Яңа татар пьесасы” җиденче ел үткәрелә. Шушы вакыт эчендә конкурска барлыгы 379 пьеса килгән. Бу турыда жюри рәисе академик Миркасыйм Госманов сөйләде. Ул конкурсның абруе елдан-ел үсүен, географиясе киңәюен һәм пьесаларның сыйфаты үсүен әйтте: “7 ел эчендә 72 автор бүләккә лаек булган, Камал сәхнәсендә генә дә конкурста җиңгән 8 пьеса куелган. Башка театрларда – Оренбурда, Уфада, Әлмәттә, Түбән Камада, Минзәләдә 10 әсәр сәхнәгә менде. Килгән әсәрләр ел саен китап булып басылып чыга, барлыгы 8 том китап дөнья күрде инде. Бу китаплардан 9 халык театры пьеса алып спектакльләр куйган”, диде ул һәм җиңүчеләрне игълан итүне башлап җибәрде.

Җиңүчеләр арасында таныш авторлар да, моңа кадәр драматургиядә билгеле булмаган исемнәр дә бар иде. Соңгы елларда җиңүчеләрнең бер үк кешеләр булуы бәйгенең гаделлеге, объективлыгы турында имеш-мимешләргә сәбәп булган иде. Быел андый сүзләргә урын булмас кебек.

Кызыксындыру бүләгенә берьюлы өч автор лаек булды: “Хәтерлим” пьесасы белән Сөмбел Гафарова, “Вәгъдә бүләге” авторы Рәфис Фазылҗанов, “Эт тырнагы” пьесасы белән Вакыйф Нуриев.

Былтыр конкурска яңа номинация өстәлгән иде. Ул “Башка формат” дип аталды. Быел аның җиңүчесе – “Күсе һөҗүме” пьесасы булды. Авторы – популяр драматург һәм артист Илгиз Зәйниев. Ул тагын бер номинациядә “35 яшькә кадәрге автор” буларак, “Кем мин?” пьесасы белән җиңде.

Мәдәният министрлыгы бүләгенә “Поезд диңгезгә юл ала” пьесасы өчен бик күп кинофильмнар авторы Салават Юзеев лаек булды.
Өченче урынны “Искән җилләр” пьесасы авторы, танылган драматург һәм җырчы Зөлфәт Хәким алды.

Икенче урында “Әнине төшемдә күрдем” пьесасы авторы Айзирәк Гәрәева. Ул үзе Актаныш районының Качкын авылыннан, бүгенге көндә Казанда яши. Бу пьесасы драматургиядәге беренче зур эше.

Беренче урынга Уфадан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университеты профессоры, педагогика фәннәре докторы Әлфис Гаязов лаек булды.

Әлфис Гаязов - драматургиядә яңа исем. Моңа кадәр аның пьесалар язып караганы булса да, театрларда куелмаган. Аның бәйгедә җиңеп чыккан “Урманнарга керсәң...” әсәре бүгенге авыл һәм яшьләр турында.

“Элек-электән килгән мәңгелек тема – аталар һәм балалар проблемасы бар. Бүген ул авыл һәм яшьләр контекстында яңадан кискенләште. Яшьләр ун ел эчендә бер-берсеннән аерылып торалар, аларның олыларга мөнәсәбәте дә үзгәрә. Бу пьесада аталар һәм балалар проблемасы яңа чишелеш тапты”, дип сөйләде Әлфис Гаязов әсәре турында.

Халыкара театр көне яңача үтте

Театр көне драма әсәрләре язучылар өчен генә түгел, артистлар өчен дә бәйрәмгә әверелде. Камал театрында үткән чараның икенче бүлегендә иң яхшы рольләрне башкаручыларны игълан итү тантанасы да беренче өлеш кебек дулкынландыргыч булды.

Анда соңгы ике елда Камал театрының зур сәхнәсендә куелган спектакльләргә үзенә күрә йомгак ясалды. Барысы биш спектакль куелган. Алар: Максим Горькийның “Өзелгән өмет”, Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, Туфан Миңнуллинның “Диләфрүз –ремейк”, Шәриф Хөсәеновның “Зөбәйдә - адәм баласы”, Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Ризван Хәмид һәм Мансур Гыйләҗев сәхнә әсәре итеп язган “Курчак туе” спектакльләре.

Тавыш бирү театрда тамашачыларның анкета тутыруы һәм “Вконтакте” интернет-сәхифәсе аша барган. Шулай итеп, 7 номинациядә җиңүчеләр билгеле булды.

Менә алар: “Баш ирләр ролен иң яхшы башкаручы артист” номинациясендә җиңүчеләр икәү булды: “Өзелгән өмет”тәге роле өчен Ренат Таҗетдин һәм “Курчак туе”ндагы роле өчен Әзһәр Шакиров. “Баш хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы артистка” – “Курчак туе” спектаклендәге Камәр ролен уйнаган Нәфисә Хәйруллина.

“Икенче пландагы ир-ат ролен иң яхшы башкаручы артист” – “Яшь йөрәкләрдәге роле өчен Олег Фазылҗан. “Икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы артистка” – “Курчак туе” спектаклендәге Наташаны уйнаган Алсу Гайнуллина.

“Ир-ат эпизодик ролен иң яхшы башкаручы” – “Өзелгән өмет”тән Биккинин роле өчен Ирек Баһман. “Хатын-кыз эпизодик ролен иң яхшы башкаручы” – “Өзелгән өмет” тән Люция Хәмит.

Болардан тыш тагын ике номинация булдырылган. “Намус һәм тугрылык“ өчен Хәлим Җәләлов, “Иҗади эксперимент өчен” кече сәхнәдә куелган “Акылдан язган кеше язмалары” спекталендәге ролен башкаручы Рамил Вәҗиев бүләкләнде.

Театр көнен тантанасын сәхнәгә Илгиз Зәйниев куйган. Тамашачылар быел бу чараның үзенчәлекле үтүенә игътибар итте. Шулай ук иң яхшыларны билгеләүнең дә күптән көтелгән чара булуын әйтәләр.

Танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина кичә турында болай ди: “Тамашачы беренче тапкыр актерга карата үз фикерен, кемгә өстенлек бирүен, кабул итүен белдерде. Миңа калса, бу актер өчен дә кирәк, тамашачы да канәгатьлек ала. Актер ел дәвамында эшли, әмма аның эшенә бәяне белми. Бездә, бәяләү, гомумән, юк. Чын, дөрес бәя бәлки нәкъ менә шушы юл белән буладыр?

Тамашачы бәясе - иң гадел хөкем дисәләр дә, аңа гына таяну дөрес түгел, дип саныйм. Бәя биргәндә белгечләр, профессионалларның да эшләве кирәк. Чөнки тамашачы я актерның матурлыгына, я уенына кызыга, я башка сәбәпләргә карап тавыш бирә. Бу исә бик үк объектив булмаган нәтиҗәләргә китерүе ихтимал”, ди ул.

Театр көне драматургларга да, артистларга да үзган елга йомгак ясау бәйрәменә әйләнде. Ул быел яңа формада үтте һәм тамашачының театр белән кызыксынуын тагын да арттырды.
XS
SM
MD
LG