Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмада иң зур оппозиция сайлауларда катнашмаска чакыра


Мьянмада оппозициядәге иң эре партия, 20 ел хакимлек иткән хәрбиләрнең беренче тапкыр уздырган сайлауларында катнашудан баш тартты.

Демократия өчен милли лига дип аталган партия вәкилләре, алар фикеренчә гадел булмаган кануннарга каршылык күрсәтү йөзеннән, сайлауларда катнашуга теркәлүдән баш тартты.

Хакимият шушы партиядән, мәхкәмәгә китерү факты бар дигән сәбәп белән аларның житәкчесе, Нобель бүләге лауреаты Аун Сан Су Чжины партиядән чыгаруны таләп иткән. Су Чжи соңгы елларда өй сагында яши.

Халыкара жәмәгатьчелек Мьянмада сайлауларның демократик һәм гадел узачагына шик белдерә
XS
SM
MD
LG