Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:05

Дүшәмбе иртән Мәскәү шәһәре метросының "Лубянка" һәм "Парк Культуры" станцияләрендә булган шартлауны Русия хакимияте Төньяк Кавказ сугышчылары белән бәйли. Соңгы шартлау Мәскәү метросында моннан 6 ел чамасы элек - 2004 елны булган иде. Сишәмбе Русиядә - матәм көне.

Көч структуралары Мәскәү метросындагы шартлатуның күптән түгел Кавказда үтерелгән Сәет Бурятский, Анзор Астемиров һәм башка сугышчылар өчен уч алу булып тора дигән фикердә.

Русия ФСБ идарәсе башлыгы Александр Бортников та Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуда беренче чиратта шартлатуны Төньяк Кавказ сугышчылары белән бәйләвен әйтте.

Кайбер Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары Төньяк Кавказга якын булган, әмма исеме әйтелмәгән интернет сәхифәгә сылтап, чечен террорчылары Мәскәү метросындагы шартлау өчен җаваплылыкны үз өсләренә алды дип белдерде. Бу хакта CNN, Al Jazeera һәм кайбер Британ басмалары хәбәр итте. Әмма kavkazcenter сәхифәнең исеме аталмый, шуңа бу мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәскә мөмкин, ди.



Интыхарчылар – хатын-кызлар дип фаразлана

Русия прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, шартлатуда ике интыхарчы хатын-кыз шикләнелә. Аларны “Юго-Западная” станциясенә кадәр ике хатын-кыз озата килгән. Тикшерү комитеты моны метро янындагы видеокамера күрсәтә, ди. Хәзер әлеге кызларны эзләү бара.

“Лубянка” метросында шартлатучы хатын-кызның олы яшьтә булуы, ә “Парк Культуры” станциясендә интыхарчы булырга ихтимал 18-20 яшьлек кызның тәнендә шартлаткыч матдәләре табылганы әйтелә.

Әлбәттә, шартлауның нәкъ “Лубянка”да булуы ФСБ баш идарәсенең шунда урнашуы белән аңлатыла. Ә менә икенче шартлау “Парк Культуры”да түгел, ә “Октябрьская” метросында шартларга тиеш булган дигән фикерләр йөри. Чөнки монда Русия эчке эшләр министрлыгының үзәк идарәсе урнашкан.

REGNUM махсус хезмәтләр теракт әзерләнүен алдан ук белгән булуы ихтимал дип яза. Чөнки шимбә көнне Мәскәү метросының Сокольники линиясендә киңкүләм тикшерүләр уздырыла.

Мөселманнар ислам белән бәйләмәскә чакыра

Шул ук вакытта инде шартлауның тискәре нәтиҗәләре хәзер үк күренә башлады. “Эхо Москвы” сөйләвенчә, Мәскәүнең “Автозаводская” метросында инде яулыклы ике мөслимә кыйналган.

Мөселман оешмалары вәкилләре, әлеге терактны ислам белән бәйләмәскә чакырды.

Әйтергә кирәк, соңгы тапкыр Мәскәүдә шартлаулар артты. 2004-нче елның 31 августында “Рижская” метросында интыхарчы хатын-кыз кулдан эшләнгән шартлаткычны шартлата. Анда барлыгы 10 кеше үлә, 50-гә якын кеше авыр җәрәхәтләр ала.

Дүшәмбе көнне Русия президенты Дмитрй Медведев террорчылык белән ахыргача көрәшәчәкбез дип белдерде.

Хөкүмәт башлыгы Владимир Путин шартлауда үлүчеләрнең туганнарына һәм зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән бюджеттан акча бүлү карарын чыгарды. Үлгәннәрнең якыннарына -300 мең, каты һәм уртача яраланганнарга – 100 мең, ә җиңелчә яраланганнарга – 50 мең сум биреләчәк.

Мәскәү метросындагы шартлаулар:

1996-нчы елның 11 июнендә Мәскәү метросының Серпухово линиясендә террор гамәле кылына. Терән вагонындагы шартлауда 4 кеше үлә, 12-се хастаханәгә озатыла.

1998-нче елның 1 гыйнварында “Третьяков” станциясендә хатын-кыз сумкасында 150 грамм тротил шартлап метрода эшләүче 3 хезмәткәр хастаханәгә җибәрелә.

2001-нче елның 5 февралендә “Беларус-боҗра” метросында кулдан эшләнгән шартлаткыч шартлавы нштиҗәсендә 20 кеше яралана.

2004-нче елның 6 февралендә Мәскәүнең Замоскворецкий линиясендәге “Автозаводская” һәм “Павелецкая” станцияләре арасындагы поезда шартлау була, җир астында янгын чыгып, аңа 5-нче дәрәҗә бирелә. Терактта барлыгы 41 кеше үлә, 250-се яралана. Барлыгы 700-дән артык кеше эвакуацияләнә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG