Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:16

Җылы яз көннәре җитү Уфада каршылык чаралары күбәйде. Узган ял көннәрендә ике каршылык чарасы узды. Бер атна элек Башкорт автономиясенең 91 еллыгы уңаеннан һәм автомобильчеләрнең каршылык чаралары үткән иде. Ә аңа кадәр иминлек хезмәте башлыгына каршы каршылык чаралары үтте. Соңгы атналар шактый кызу.

28 март Уфада социаль мәсьәләләр буенча пикет узды. 22 марттан башлап җәмәгатьчелек транспортында йөрү хакларын 10 сумнан 15 сумга күтәрделәр, агымдагы елда коммуналь түләүләргә бәяләр 30%ка арткан.

28е узган пикетка нәкъ шул - “бәяләр сәясәте” сәбәпче булган. Пикетта катнашучылар “Яңа торак кодексы нәтиҗәсе - яңа йортсызлар”, “Коммуналь түләү бәяләрен кабат карарга!”, “Без черегән хакимияткә каршы!”, “Качкаев! Коммуналь террорны туктат!”, “Студентларга һәм пенсионерларга бушлай йөрү!”, “Башавтотранс”ны халык кулына!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр белән коралланган иде.

Пикетта 100гә якын кеше катнашты. Каршылык чарасын Сул фронт, Башкортстан җәмәгатьчелек оешмалары һәм фиркаләрен координацияләү шурасы, Автоном хәрәкәт, Яшь Башкортстан комсомол оешмасы һәм Уфа халкының торак хокукларын яклау хәрәкәтләре берлектә үткәрде.

Чарада катнашкан икътисад фәннәре докторы, Төньяк-көнбатыш башкортлары оешмасы рәисе Ринат Гатауллин каршылык чараларының ешаюы юкка түгел дип исәпли.

“Бу чараларның күбәюе, минемчә, Башкортстанда тотрыклыкны Мортаза Рәхимов кына саклый ала дигән фикер уяту өчен эшләнә. Социаль проблемалар таләп итеп чыккан каршылык чарасында очраклы кешеләрнең күплеге шул турыда сөйли”, диде ул.


Чыннан да, социаль проблемалары йөзләренә чыккан карт-корыдан башка чарада алсу йөзле, тук чырайлы яшьләр дә бик күп иде. Ринат Гатауллин сүзләренчә, аларга акча түләнгән.

27 март Башкортстанның Бүздәк районы үзәге Бүздәк касабасында каршылык чарасы узды. Аның төп максаты - район хакимияте башлыгы Радик Хаҗиевны вазыйфасыннан бушатуны таләп итү булды.

Чараны республика коммунистларының Бүздәк бүлекчәсе оештырган. Район коммунистлары башы Мөнәвил Әсәдуллин сүзләренчә, хакимият барлык оешмаларга чарада хезмәткәрләре катнашуны тыеп кисәтү җибәргән. Чарадагы чыгышларда район башының бөтен социаль-икътисади проблемаларга сәбәпче булуы, шуңа ул вазыйфасыннан алынырга тиешлеге яңгыраган.

Пикетта 60ка якын кеше катнашкан. Район башларының таләбе буенча ул Бүздәкнең читендәге бер кар баскан стадион янында узган. Милиция машиналар белән килүчеләрне үткәрми тоткарлап торган. Болар турында Уфадан чарада катнашу өчен барган Татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Наил Хәкимов ирештерде.

XS
SM
MD
LG