Accessibility links

Кайнар хәбәр

Октябрьскида террорчылар тотылды


Соңгы көннәрдә Октябрьский шәһәре игътибар үзәгендә. Чөнки анда террорчыл-экстремистлар төркеме кулга алынган.

Вакыйга 23 мартта ук башланган. Ул көнне әлеге төркем Төньяк дип аталган күмәртәләп азык-төлек тату склад-кибетенә һөҗүм иткән. Анда бу төркемнең бер әгъзасы яраланган булган. Ул хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннән соң иминлек хезмәте аны сакка алып, башкалар турында мәгълүмат алган. Аларны тоту буенча төп операция 27нче март үткән.

Анда Уфаның махсус тәгаенләнешле милиция төркеменең БТРы да катнашкан. Кулга алынучылар сигез кеше. Аларның фатирларында дини-экстремист эчтәлекле китаплар, чит ил документлары, тутырылмаган паспортлар, шартлаткычлар һәм кораллар табылган. Әлеге операцияне Иминлек хезмәте һәм эчке эшләр министрлыгының берлектә оештырган оператив штабы үткәргән.

Әлеге штабның матбугат үзәге хәбәренә караганда, әлеге төркемнең “Әл-кайда”ның бүлекчәсе “Уйгыр-Балгар джамат” оешмасына каравы ихтимал. Кулга алынучыларның икесенә федераль эзләү игълан ителгән булган. Төркемнең бер әгъзасын эзләү дәвам итә.

Әлеге төркем Төньяк Кавказдагы террорчыл төркемнәрне финанслау белән шөгыльләнгән. Шулай ук кол итү өчен кеше урлау белән дә шөгыльләнгәннәр. Иминлек хезмәтенең матбугат хезмәткәре Максим Рафиков сүзләренчә, җинаятьләрне кисәтүдә, террорга каршы көрәштә бу зур операция булган.
XS
SM
MD
LG