Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда күпме башкорт яши?


Ә. Әсфәндияровның "Минзәлә авыллары башкортлары" китабы
Ә. Әсфәндияровның "Минзәлә авыллары башкортлары" китабы

Җанисәп якынлашкан саен, Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында яшәүче халыкны башкорт булып язылырга өндәүләр системалы төс ала. Бу эшкә матбугат чаралары җигелә, аларга азыкны галимнәрнең соңгы елларда чыккан хезмәтләре бирә.

Кайбер башкорт галимнәре Башкортстанның төньяк-көнбатышында гына түгел, Татарстанның төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш районнарында яшәүче халыкларның башкорт булуын раслап тарихи мәкаләләр бастыра, китаплар чыгара.

Уфа галиме Татарстанда 200 мең башкорт яши, дип саный

Шундый китапларның берсе - Әнвәр Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән монографиясе. Бу хезмәт 2009нчы елда Уфада Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында чыккан. Анда элекке Минзәлә, Бөгелмә, Алабуга, Сарапул өязләренә кергән авылларда башкортлар яшәве турында сүз бара.

2002нче елгы җанисәп буенча Татарстанда 14 мең башкорт яши. Әсфәндияров китабында алар 200 мең булырга тиеш, дигән фикер үткәрә. Чөнки 1897нче елгы җанисәп вакытында бу җирлектә шулкадәр кеше башкорт булып язылган. Аныңча, Татарстанның көнчыгышында башкортлар яшәгән, алар татарлашкан гына.

Китапның кереш өлешендә Әсфәндияров максатларын билгеләп болай ди: “Бу өязләргә кергән авылларда башкортлар яши. Безнең максат аларга, архив документларына нигезләнеп, тарихи чыгышларын аңлатып бирү”.

Китапның төп өлешен архив документлары, ягъни ревизия материаллары алып тора да. Ул документларда хәзерге Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Лениногорски, Баулы, Ютазы районнарында яшәгән халыкның этник составы күрсәтелә.

Филология фәннәре докторы Дөрия Рамазанова китап белән танышып чыкканнан соң, фикерләре белән уртаклашты: “Соңгы елларда Әнвәр Әсфәндияровның “Минзәлә башкортлары авыллары” дигән китабында 19нчы гасыр гына күздә тотыла, 19нчы гасыр статистик мәгълүматлары гына китерелә.


Әгәр алдарак чорны, әйтик 18нче гасырны гына алса да, башкарак мәгълүматлар булыр иде. Башкорт булып язылу җир өчен кирәк була. 1815-30 елларда да әле башкортларга салым азрак булган, җирне күбрәк биргәннәр, типтәрләргә җир азрак, ясаклы татарларга тагын да азрак бүленгән. Моны әле дә күреп була: башкорт авылларының җирләре күбрәк.

Көнбатыш Башкортстан, көнчыгыш Татарстан халкына үзенең башкорт дигән исемен саклау бик тә кирәк була. Алар татарлар. Әмма башкорт булса, димәк, ул шушы җирнең хуҗасы дигән сүз. Бөтен Русиядә беркемгә, беркайчан җир бирелмәгән, бары тик башкортларга гына вотчина итеп бирелгән. Башкортстанда яшәгән халыкларның башкорт исеме белән йөрүе, бүген анда килеп чыккан катлаулылыклар шушы вотчина хокукы белән бәйле.

Бу китап Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәтенең дәвамы. Ул сәясәт анда 30 ел барды. Хәзер инде Татарстандагы чиктәш районнарны да башкорт авыллары итәргә җыеналар”, ди Дөрия Рамазанова.

Кем объективрак?

Әсфәндияров кереш сүзендә югарыда әйтелгән өязләрнең тарихы өйрәнелмәгән дип белдерә. Һәм моны махсус монографияләр, китаплар булмау белән аңлата. Марсель Әхмәтҗанов белән Дамир Исхаковның хезмәтләрен объектив түгел, дәлилсез, дип бәяли.

Дөрия Рамазанова бу якларны бөтенләй үк өйрәнелмәгән дип әйтеп булмый, ди: “Әле илленче елларда ук Ләйлә Мәхмүтова, Җават Алмас, Әнвәр Әфләтунов Башкортстанның көнбатышын өйрәнгәннәр. Аларны татар телле, татар гореф-гадәтле халыкның ни өчен башкорт булып язылу мәсьәләсе кызыксындырган.

“Татар теленең диалектологик атласы”н төзегәндә, миңа Урта Кама һәм төньяк-көнбатыш районнардагы татар авылларын өйрәнергә туры килде. Бу мәсьәлә мине дә кызыксындырды.. Мәскәүдә борынгы актлар архивында, Уфада, Оренбурда, Пермьдә булдым. Телче буларак, бу халыкның телен өйрәндем.

Тарихы аз өйрәнелгән, әлбәттә. Марсель Әхмәтҗановның, Дамир Исхаковның хезмәтләрен санарга була. Үзем дә мәкаләләр, китаплар чыгардым. Берсе 1984 елда “История формирования татарских говоров юго-западной Башкирии” дип атала ул. Шуның 100 бите тарихка багышланган. 2000нче елларда “Татары восточного Закамья, их распространение и формирование говоров” дигән китабым чыкты. Бу хезмәтләрдә татарларның ничек итеп башкорт булып язылу мәсьәләләре яктыртылган”, ди Рамазанова.

Дөрия ханым әйтүенчә, Әсфәндияров китабыннан Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче татарлар үзләренең әби-бабаларының исем-фамилияләрен таба ала. Чөнки китапта ул авылларда яшәүче кешеләрнең исемлекләре бирелгән.

“Әмма халык бу китапта язылганнарга карап кына, без башкорт икән, димәс. Безнең халыкның менталитеты ул хәтле түбән түгел, дип уйлыйм. Бу районнарда үзебезнең галимнәрнең хезмәтләрен тарату, халыкка аңлату эше белән шөгыльләнергә кирәк. Башкортстанда бу эшкә бик зур игътибар бирәләр, бездә бу юк”, ди ул.

Тарих фәне сәясәт түгел, ул объективлыкны ярата. Татарстанның көнчыгыш районнарында “татар телле” башкортлар яши дип игълан итеп, шул гипотезаларны төрлечә исбатларга тырышу тарихны сәясәткә әйләндерә. Бу шул җирлектә яшәүче халыкның милли үзаңын иләс-миләсләндерә. Һәм болар барысы да быел үтәчәк җанисәп алдыннан эшләнә.

XS
SM
MD
LG