Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсендә экстремизмда гәепләнгән Ингушетия кешесе тоткарланган


Чиләбе өлкәсендә “Башкорт әмире” кушаматы белән билгеле булган Ингушетияле Бәшир Плиев тоткарланган.

Башкортстанның ФСБ идарәсе аның Башкортстанда экстремистик төркем оештыруда гәепләнүен хәбәр итте.

Элегрәк, шимбә көнне, Октябрьский шәһәрендә махсус операция вакытында берничә кеше кулга алынган иде.

Алар барысы да Идел буе федераль бүлгесендә терактлар әзерләүдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG