Accessibility links

Кайнар хәбәр

Богырыслан татар иҗтимагый үзәге оешканына 20 ел


Әлеге вакыйга зурлап билгеләнде: беренче көнне юбилей чаралары үтсә, икенче көнне татар көрәше буенча турнир булды. Юбилей кичәсе шәһәрнең “Юбилей” мәдәният сараенда оештырылган булса, татар көрәше буенча турнир “Олимп” спорт сараенда үтте.

Юбилей кичәсе шәһәрнең “Юбилей” мәдәният сараенда оештырылган булса, татар көрәше буенча турнир “Олимп” спорт сараенда үтте.

Кичә “Туган тел” җырын башкару белән башланды. Бу чаралар шәһәр хакимияте белән берлектә оештырылды. Шулай ук кичәдә татар иҗтимагый үзәгенең иң актив әгъзаларына хакимият тарафыннан мактау хатлары да тапшырылды.

Тантанада Казаннан, Самардан, Пензадан, Оренбурдан , Әсәкәйдән килгән милләттәшләребез катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Фәрит Уразаев, Богырыслан татарларының эшен үрнәккә куеп, иҗтимагый үзәкнең актив әгъзаларына мактау хатлары белән бергә бүләкләр дә тапшырды.

Иҗтимагый үзәк үзенең эшен мәгариф өлкәсеннән башлап җибәрә: мәктәпләрдә сыйныфлар оештыра, балалар бакчасын ачуга ирешә. Бүгенге көндә “Чулпан” балалар бакчасына 40лап сабый йөри. Менә шул сабыйлар бәйрәм кичәсендә үзләренең җыр-биюләре белән тамашачыларны куандырдылар да инде.


“Туган тел” үзәге белән 17 ел буе Рәис Кәримов җитәкчелек итте, соңгы 3 елда үзәк белән Хәмзә Газизов идарә итә. Ул “ Болгар” сәүдә үзәгенең башлыгы. Оешманың барлык матди эшләре аның җилкәсенә төшә. Шушы еллар вакытында үзәкнең эшләре төбәк татарларына да үрнәк булып торды. Үзәкне оештыру сәбәпләре хакында Рәис Кәримов сөйләде.

“Бу теләк буш урында барлыкка килмәде. Мин татар мәктәбен тәмамладым, уку йортында һөнәр алгач, читкә эшкә киттем. Яңадан туган якларыма яшәргә кайткач, күрәм: монда татар мәдәнияте дә юк, мәктәбе дә юк. Менә шул вакытта, туган телне яраткан кеше буларак, миндә боларны торгызу теләге туды.

Татар иҗтимагый үзәген оештыру турында Марат Мөлековның “Азат хатын” журналында бирелгән әңгәмәсен укыгач, бу теләк тагы да көчәйде. Беренче эшебез – Сабантуй, аннан мәктәпләрдә факультатив, балалар бакчасын ачу эшләре булды, безгә Казан каналын җиткерү эшләрен башкару өчен 10 ел вакыт кирәк булды, татар көрәше клубын ачтык, татар китапханәләрен булдырдык.

Билгеле, бу эшләрне без Казанга таянып эшләдек. Иң элек Татар иҗтимагый үзәге, аннан Конгресс белән эшләдек. Билгеле, чигенүләр дә бар – бу милли мәгариф системасында күренә.

Ни өчен мохтарият түгел, ә һаман да татар иҗтимагый үзәге булып каласыз, дигән сорауны безгә еш бирәләр. Мин 17 ел бу оешманың җитәкчесе буларак, мохтариятләр - ул Ельцин вакытында чыккан бер уйдырма гына, дип аңлыйм. Мин положенияләрен укып чыктым, эшләре матур язылган, ярдәм итү хакында да, тик аларның берсенең дә үтәлгәне юк һәм рәсми хакимият аңа үзе дә кул селтәде була кирәк.


Мохтариятләрнең җирле урыннарда тәэсире юк. Мин мохтарият исемен аңлы рәвештә алмадым. Татар иҗтимагый үзәге – ул сәяси яктан мөстәкыйльрәк, сәяси көчлерәк һәм көрәшчәнрәк дип уйлыйм”, ди Рәис Кәримов.

Икенче көнне шәһәрнең “Олимп” спорт сараенда татар көрәше буенча турнир үтте. Көрәштә 90га якын яшүсмерләрдән торган 7 команда көч сынашты: Казан, Баулы, Октябрьски, Тольяти шәһәрләреннән, Самара өлкәсенең Гали авылыннан, Әсәкәй районыннан һәм Богырыслан шәһәреннән иде көрәшчеләр.

Җиңүчеләр дә билгеләнде: Богырыслан көрәшчеләре беренче булды, икенче урында Баулы командасы, әсәкәйләр өченче иде.

“20 ел дәвамында ирешкән уңышларны югалтмаска иде” , дигән теләк белән яши Богырыслан “Туган тел” татар иҗтимагый үзәге әгъзалары.


XS
SM
MD
LG