Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

Моңа кадәр Самар өлкәсендә татар балалары җәйләрен Казандагы лагерьларда ял итәләр иде. Быел бу мөмкинлек Самар җирлегендә дә булырга охшап тора. Без шул турыда Самардагы “Туган тел” татар җәмгыятенең җитәкчесе урынбасары Вазых Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.

Сез төрле даирәдәге җитәкчеләр белән лагерь оештыру турында сөйләшүләр алып барасыз. Татар балалары өчен ял итү урыны өлкәнең кайсы җирендә булачак?

Мин бу мәсьәлә турында инде бер елга якын эш алып барам. Ниһаять, сәламәтлек һәм социаль хезмәт министры Куличенко белән зур килешүгә ирештек. Самар өлкәсендә бик матур ял итү урыннары бар. Менә шундыйларның берсе - өлкәнең Кызыл Яр районында урнашкан. Гаҗәеп чиста сулы Кондырча буенда. Ял биналары наратлыкта. Әкияти тыныч урманнар. Менә шул оҗмах почмагында татар балалары ял итсен өчен дә бина алуга ирештек.

Бу лагерьда ял итү ничә көнгә исәпләнгән һәм хакы күпме булачак? Урамда капитализм һәм кешеләр “бушлай” сүзен онытып баралар бит инде.

Балалар 21 көн ял итәчәкләр һәм бер тиен дә түләмәячәкләр.

Ә балаларны кем тәрбияләячәк?

Тәрбия эшендә Самарның “Яктылык” мәктәбе укытучылары катнашачак. Шулай ук Самар Җәмиг мәчете каршындагы мәдрәсә шәкертләре дә бу эшкә тартылалар. Шул ук вакытта шәкертләр татар балаларына дин сабаклары да бирәчәкләр. Бу инде балалар тәһарәт алып, намаз укып ял итәчәкләр дигән сүз.

Тәһарәт, намаз, догалар булган җирдә туклану да мөселманча булырга тиеш бит. Бу мәсьәлә ничек каралган?

Бары тик хәләл ризыклар гына булачак.

Ә ничә бала ял итәчәк?

Быел 100 бала.

Балаларны җыю ничек куелган?

Быел “Яктылык” укучылары һәм Камышлы районы балалары күздә тотыла.

Татар балаларыннан гына тупланган төркем нинди максатлар куя?

Беренчедән, динебез ислам кануннарына нигезләнгән тәрбия үрнәген күрәчәкләр балалар. Аларга татар мохитендә тел өйрәнү мөмкинлеге җиңеләя. Шулай ук балалар яңа дуслар табачаклар, туган якның матур табигатен күреп, тоеп, рәхәтлеген күреп яшәгән бала ватанпәрварлык хисен алачак. Самар төбәге – борынгы болгар бабаларыбыз җире. Шуңа да һәркем бу туфракны үзенеке икәнлеген аңлап үсәргә тиеш.

XS
SM
MD
LG