Accessibility links

Мәскәүдә бомбага охшаш әйбер табылган


Мәскәү үзәгендәге бер йортан анда торучыларны башка урынга күчергәннәр. Ул йорт янында шартлаткычка охшаган бер әйбер табылган.

Хокук саклаучы оешма мәгълүматләренә караганда шикләнелгән әйбер сишәмбе көнне Вадковский тыкырыгында милиция машинасы астыннан табылган.

Ул урынны камап алганнар, анда шартлаткыч зарарсызландыру белгечләре, шулай ук башкала эчке эшләр идарәсе житәкчесе Владимир Колокольцев килгән.
XS
SM
MD
LG