Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

Сребреницада һәлак булганнарның туганнары Нидерландтагы мәхкәмәдә оттырды


Босния сугышы вакытында күпләп үтерелгән мөселман корбаннарының Сребреницадагы туганнары, Берләшкән милләтләр оешмасыннан акчалата түләү таләп иткән дәгъвәләре белән Нидерландтагы мәхкәмәдә оттырдылар, мәхкәмә алар дәгъвасын якламады.

Һаагадагы бу эшне яңадан караган мәхкәмә, БМО мәхкәмә карарына буйсына алмый, дигән нәтижә чыгарган.

Сребреницада массакүләм атып үтерүләр, андагы контроль Нидерландтан булган БМО тынычлык урнаштыру көчләреннән Босния серблары гәскәренә күчкәч башланды.

“Сребреница әниләре” дип аталган оешма, мәхкәмәләр аша Берләшкән милләтләр оешмасыннан һәм Һолландиядән 1995 елда мөселманнарны күпләп үтерүне туктатмаганнары өчен акчалата түләү таләп итә.

XS
SM
MD
LG