Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия КНДРга каршы чикләүләргә кушылды


Русия президенты Дмитрий Медведев, Пхеньянның узган язда уздырган атом сынауларына жавап итеп, Берләшкән милләтләр оешмасының Төньяк Кореягә карата кабул иткән карарына Мәскәүнең дә кушылу турында фәрмән имзалады.

Бу чикләүләр өлешчә Төньяк Кореягә корал сатуларга тыю кертү белән билгеләнә.

2009 елның апрелендә Пхеньян үзенең атом программасы турындагы алты яклы сөйләшүләрдә катнашудан баш тартканнан соң, атом коралы сынауларын уздырган иде.
XS
SM
MD
LG