Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне тагын да чикләп буламы?


Мәскәү метросының "Парк Культуры" тукталышы
Мәскәү метросының "Парк Культуры" тукталышы

Русиядә сәяси иреклекләрне чикләү террорга каршы сугыш өчен кирәк, дип аңлатылды. Хокуклар чикләнде, әмма бу Русиягә иминлек китермәде. Премьер-министр Владимир Путин һәм силовикларның террорга каршы кырыс сәясәте халыкны фаҗигадән саклый алмады. Алга таба нәрсә көтәргә?

Бүген Мәскәүнең “Мәдәният Паркы” метро тукталышыннан чыгучыларның йөзләрендә хәвеф, курку һәм ачу иде. Метроның эчендә этләр белән милиция, урамга чыгучылар шунда ук телефоннарына ябышып якыннарына шалтырата, “мин исән-сау килеп җиттем”, дип хәбәр итә. Кешеләр бер берсеннән шикләнә һәм курка.

1999 елның августында Мәскәүдә булган шартлаулардан соң да халык нәкъ шушы хәлдә иде. Шул вакытта премьер-министр Владимир Путин Чечняда хәрби чара башлап “чечен сугышчыларын” юк итәргә сүз биргән иде.

Путин президентлыкка күтәрелде, үз тирәсенә иминлек хезмәте һәм көч структурасының иң абруйлы генералларын туплады. Демократик башлангычларны чикләп хакимиятне каты кулда тоту кирәклеген ул террор куркынычына каршы тору кирәклеге белән аңлатты.

Бу юлы да Путин “террорчылар юк ителәчәк” диде, әмма аның бу сүзләре буш сүз, ди оппозиция вәкиле Илья Яшин.

“11 ел элек Путин террор һөҗүмнәрен бетерергә һәм террорны җиңергә сүз биргән иде. Моның өчен без үзебезнең сәяси хокуклар һәм ватандашлар иреклекләреннән баш тартык. Без губернаторларны сайлаудан баш тарттык. Болар барысы да Владимир Путинның хакимиятен ныгытты, әмма безгә иминлек китермәде. Кичәге шартлаулар Путинның террорга каршы сәясәтенең көчсезлеген күрсәтә”, ди Яшин.

Моннан соң Путин вазыйфасыннан китәргә тиеш, ди Яшин.

Борис Немцов, 2001 елның 11 сентябреннән соң АКШта һөҗүмнәр булмады бит, Русиядә артты гына, ди.

“Иминлек хезмәтенең борын төбендә булган хәл бит бу. Юк, алар хакимиятләрнең иминлеген генә кайгырта һәм оппозициянең урам җыеннарын куып тарата. Кызганыч, моның өчен бер кем дә җәза алмаячак, ниндидер шикле кешеләр табылыр, әмма интихарчыларның Мәскәү үзәгенә ничек килеп җитүе, аларның шартлаткычны кайдан алуы, ни өчен милициянең моны алдан белеп чаралар күрмәве кебек сорауларга җавап булмаячак. Хакимиятләр арасында моның өчен җавап бирүче булмый торып террорны җиңеп булмаячак”, ди Немцов.

Бу юлы Русия халкын нәрсә көтә? Иминлек өчен дип контролне ныгыту һәм иреклекләрне тагын да чикләү дәвам итерме?

Мәскәү Карнеги үзәге хакимиятләр дүшәмбе көнне Мәскәүдә булган шартлауларны сәяси системаны тагын да кырыслату өчен кулланыр, дип борчыла.
Губернаторларны сайлаудан баш тарттык, әмма бу безгә иминлек китермәде


Әмма системаны көч ярдәмендә генә кырыслатып була, Русиянең моңа көче юк, ди үзәк белгече Лилия Шевцова.

“Ниндидер кырыс чараларны силовиклар гына башкара ала. Ә көч структураларының мөһим бер өлеше – милициянең моңа мөмкинлеге юк, карагыз ул милициядәге тәртипсезлек һәм аның көчсезлегенә. Бу бик җитди мәсәлә”, ди Шевцова.

Ул арада халыкта курку һәм ачу көчәя генә бара. Террор көндәлек тормышның бер өлешенә әйләнгән Израилдә сатылган кесә телефоннарында – "мин исән сау" дигән әзер “смс”лар бар, диләр. Тиешле урынына исән имин барып җиткән һәр кеше якыннарына бер төймәгә генә басып алдан ук әзерләнеп куйган шул “смс”ны җибәрә. Интернеттагы блогында берәү Русиядә дә телефоннарга шундый “смс” куюны тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG