Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 22:54

Кизләрдә шартлаудан 12 кеше һәлак булды


Дагыстанның Кизләр шәһәрендә ике шартлаудан 12 кеше һәлак булган, 20ләп кеше яраланган.

Республиканың эчке эшләр министрлыгы мәгълүматләренә караганда, корбаннарың күбесе милиционерлар. Алар арасында Кизләр эчке идарә бүлеге мөдире һәм тикшерүче булган дип, радиобызның рус редакциясе хәбәрчесе Тимур Сәлимов хәбәр итә.

Русия прокуратурасың тикшерү комитетында беренче шартлау милиция машинасы юлында, Эчке эшләр министрлыгы янында, икенчесе гимназия кырыенда булган, дип белдерә.

Икенчесе бу урынга милиция җыелгач яңгыраган.

XS
SM
MD
LG