Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оркестр заманча яшәү юлларын эзли


Оркестр Екатеринбурга китәр алдыннан анда уйныйсы әсәрләрне кабатлады.
Оркестр Екатеринбурга китәр алдыннан анда уйныйсы әсәрләрне кабатлады.

1 апрельдә Татарстан дәүләт симфоник оркестры Екатеринбурда татар халкы өчен “Туган як моңнары” дип аталган концерт куячак. Шулай ук анда “Русиянең I симфоник форумы” узачак.

Екатеринбурдан Казанга шалтыратканнар инде. Урал консерваториясенең концертлар залында булачак тамашага билетлар сатылып беткәнлеген дә әйткәннәр. Симфоник оркестр башкаруында бик катлаулы әсәрләр алып килмәүне дә үтенгәннәр. Халык аңлап бетермәс дигәннәр. Әлегеләр хакында Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залының мөдире Ленар Айкаев әйтте.

Вакыт сынаган энҗеләр


Оркестрда уйнаучылар Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев һәм Латыйф Хәмиди әсәрләре урал татарлары күңеленә хуш килер дип өметләнә. Айкаев та халык яраткан җырлар башкарылачагын, оркестрга кушылып Резедә Галимова һәм Артур Исламов та җырлаячагын белдерде.

Ленар Айкаев
1 апрель көнне булачак концерт “Туган як моңнары” дип атала. “Бу проект башланып кына килә әле. Икенче концертыбыз булачак”, дип белдерде оркестрның фоготисты (агачтан ясалган уен коралы остасы) Татарстанның атказанган артисты Илсур Айнатуллов. Оркестр татар композиторларының әсәрләрен элек тә гел уйнап килгән, ә махсус калыпка салынган програмнары булмаган.

“Екатеринбурда башкарылачак әсәрләрне вакыт сынаган, алар татар мәдәниятенең энҗеләре”, ди Ленар Айкаев.

Сәнгать аңламаган буын үсеп җиткән

Сер түгел, оркестр башкарган классик әсәрләрне аңлау һәм үз итү өчен күпмедер дәрәҗәдә әзерлек тә кирәк. Сәнгать белгечләре Русиядә классик сәнгатьнең дә ни икәнен аңламаган, оркестрның нәрсә икәнен дә белмәгән бер буынның үсеп җитүен яшерми. Шуңа күрә, Зур концертлар залы яңа сезоннан кечкенә балалар өчен дә, мәктәп һәм югары уку йортларында укучылар өчен дә оркестр концертларына махсус абонементлар булдырырга җыена.

Башка төбәкләрдә яшәүче татарларның Татарстан Дәүләт симфоник оркестры чыгышын бөтенләй күргәннәре юк. Татар халкы да күп булып яшәгән төбәккә бу беренче сәфәр. Кайберәүләр, менә җанисәп алыр вакытлар якынлаша, шуңа күрә сәнгать әһелләре “дөньяны айкый башлады” дип теш кайрарга чамалый.

Оркестр мөдире вазифаларын башкаручы Айрат Ураскузин сүзләренчә, җанисәп булса да, булмаса да алар барыбер Екатеринбурга барырлар иде. Чөнки 2 апрель көнне алар Свердловски өлкәсе башкаласында булачак зур чарада катнашачак.

Татар халкының тарихы да яңгыраячак


Анда “Русиянең I симфоник форумы” уза. Әлеге җыенда Чайковский исемендәге Зур симфоник оркестр, Екатеринбур, Омски һәм Татарстан оркестрлары да катнаша. Алар белән 6 маэстро дирижерлык итәчәк. Белгечләр бу вакыйганы Русиянең мәдәни тормышында зур әһәмияткә ия икәнен әйтә.

Татарстан вәкилләре бу үзенчәлекле очрашуда Сергей Рахманинов, Александр Скрябин һәм Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен уйнаячак.

Рәшит Кәлимуллинның өч кисәктән торган “Симфония бизәкләре” дип аталган әсәре татар халкының данлы тарихын, аның шатлыклы көннәрен һәм кайгыларын да үз эченә алган сыман. Дөрес, симфоник музыканы һәркем үзенчә аңлый, тыңлаганда һәркем үзенчә рәссам.

“Оркестрның мөмкинлекләре бар”


Екатеринбурда булачак форум вакытында Мәскәүдән чакырылган күренекле сәнгатькәр, Русиянең атказанган артисты Александр Сладковский Татарстан оркестрына дирижерлык итәчәк. Татарстан төркемен ул “потенциалы зур” булган коллектив, дип бәяли. Татарстанны чит илләрдә дә танытырдай, республиканың визит карточкасы булырдай мөмкинлекләре барлыгын да әйтә.

Дөньякүләм билгеле симфоник оркестрларның керемнәренең зуррак өлеше иганәчеләрдән икән. Айкаев республика оркестрының иганәчеләре булмауны яшерми. Сладковский исә, тырышканда Татарстанда моны булдырып була дигән карашта.
Александр Сладковский

“Иганәчеләр булсын өчен базарда алар тәкъдим итә ала торган хезмәт нәтиҗәсе зарур. Русия чемпионы булган сезнең футбол клубы моңа мисал. Волейбол һәм баскетбол клубларыгыз да алдынгылар рәтендә. Татарстан мисалында без спортның иганәчеләргә акча китергәнен күрдек. Иганәче бервакытта да нәтиҗәле эш күрсәтеп үзенә файда китермәгән урынга акчасын салмаячак”, ди Сладковский.

Уралда американнар ысулы


Форум вакытында симфоник оркестрларның җитәкчелеге продюссерлык, Русиядәге сәнгать төркемнәренең камиллеген үстерү юллары турында да фикер алышачак. Айкаев сүзләренчә, Екатеринбур оркестры яңача яшәү ысулларын кулланып Русиядә иң уңышлы яшәүче төркем. Аларның билетлары берничә ай алдан ук сатылып бетә икән. Концерт програмнары да төрледән-төрле. “Алар американнар ысулы белән эшли, дәүләт ярдәме гомум керемнең 40%нан артмый”, ди Айкаев.
XS
SM
MD
LG