Дагыстанда террор көндәлек тормышның бер өлешенә әйләнә бара. Ел башыннан гына республикада 9 шартлау булды. Белгечләр исә ачыктан ачык, “Дагыстанда сугыш бара”, ди.
Азатлык радиосының Махачкаладагы күзәтүчесе Нариман Гадҗиев, бу һөҗүмнәр Дагыстанга тотрыксызлык җәелдерү өчен ясалды, ди.
“Милиционерларны үтереп алар нинди сәяси нәтиҗәгә ирешә ала? Тормышка тотрыксызлык кертүдән тыш? Бу аларның максаты, әмма менә тагын һөҗүмнәр булмас, дип әйтеп булмый, шуңа күрә иминлек ныгытылган.”
Дагыстан президенты Магомедсалам Магомедов Кизләр һәм Мәскәү шартлаулары бер берсенә бәйле, дип белдерде.
Республикада болай да соңгы елларда өстәмә иминлек чаралары күрелә, милиция һөҗүмнәргә әзер тора. Әмма террор гамәлләрен булдырмый калу бик авыр, ди президентның матбугат вәкиле Гарун Корбанов.
“Илдә һәм республикада террорга каршы күрелгән чаралар җитәрлек түгел. Террорны булдырмый калу бик авыр”, ди Дагыстан президенты вәкиле.
Кизләрдә икенче шартлау мәктәп янында булган. Мәскәү урамында урнашкан уку йортының тәрәзәләре чәлпәрәмә килгән, түбәсенең бер өлеше җимерелеп төшкән. Тагын да зуррак фаҗигадан Кизләрне мәктәптә язгы каникул булуы, анда балаларның булмавы саклап калды.
Русиядә соңгы һөҗүмнәрне интихарчылар башкарган.
“Новая газета” басмасының хәрби күзәтүчесе Вячеслав Измайлов Русиядә интихарчыларның барлыкка килүендә беренче чиратта ил җитәкчелеге һәм хокук саклаучылары гаепле булса да, Русия халкының да гаебе бар дип саный.

Интихарчыларны үзебез "тудырдык"