Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:36

Русия хакимияте дүшәмбе көнне Мәскәү метросында шартлау оештыручыларны тотарга һәм юк итәргә вәгъдә бирде. Хәзерге вакытта интихарчыларга ярдәм итүдә шикләнелүче ике хатын-кыз һәм бер ир кешене эзләү бара. Кайберәүләр шартлатуны булдырмый калу өчен иминлекне тәэмин итүчеләр җаваплы дип, гаепне аларга белдерә.

Aклы-каралы фотода ике хатын-кызның төссез йөзе бирелгән. Хокук саклаучылар аларны Мәскәү метросында 39 кешенең үлеменә китергән шартлау оештырган интихарчылар булуын әйтә. Әлеге шартлау Мәскәү үзәгендә 6 ел элек булган шартлаудан соң иң яңгырашлысы дип әйтергә мөмкин.

Рәсмиләр бу Төньяк Кавказда урыс гаскәрләре тарафыннан ирләре яки башка якын туганнары үтерелгәннәрнең хатыннары, апа-сеңелләре булырга мөмкинлеген әйтә. Милиция видеокамера интихарчыларны метрога кадәр 3 кеше озата килүен күрсәтә, дип белдерә. Аның берсе ир кеше, икесе - славян йөзле хатын-кыз.

Тикшерүчеләр хәзер бар игътибарны аларны эзләүгә юнәлдерә. Чөнки бу шартлатуның төп оештыручыларына чыгарга ярдәм итәчәк дигән фикердә тора алар.

Тагын бер шартлау

Кизләрдә шартлау
Күпләр әлеге шартлау хакимиятнең ачуын чыгару өчен эшләнгәнендә шикләнми. Шартлауның ФСБ башидарәсе урнашкан “Лубянка” метросында булуы моңа төп дәлил.

Тикшерүчеләр сүзләренчә, шартлатуда шикләнелүчеләр элек Сәет Бурятский тарафыннан әзерләнгән 30 сугышчы-интихарчыларның берничәсе булуы ихтимал.

Кайберәүләр әлеге шартлау бу айда үтерелгән Бурятский өчен уч алу дип саный.

Чечен сугышчылары башлыклары Доку Умаров узган айда Русиядә яңа һөҗүмнәр оештырырга вәгъдә иткән иде.

Әлеге хәл Төньяк Кавказ төбәкләрендәге киеренке вәзгыять барганда булды. Чәршәмбе көнне Дагыстанның Кизләр шәһәрендә шартлау булып, 12 кешене үтерде. Аларның күбесе - милиционерлар.

Бүген Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев русияләрне хокук саклау оешмаларына ярдәм итәргә чакырды.

“Яшәү өчен куркыныч янаган барлык объектларга игътибарны арттырырга чакырам. Бу - күпләп кеше җыела торган урыннар, беренче чиратта, кинотеатрлар, мәктәпләр, көллиятләр һәм университетлар”, диде ул.

Хөкүмәт утырышында чыгыш ясап Владимир Путин Мәскәү һәм Кизләү шартлауларында берүк банда катнашырга ихтималлыгын әйтте.

Инде “Грузия эзе”


Хакимият дүшәмбе көнге шартлау Төньяк Кавказ сугышчылары белән бәйләсә дә, башка фаразлар да да кире кагылмый. Иминлек шурасы башлыгы Николай Патрушев “Интерфакс”ка белдерүенчә, монда “Грузия эзе” булуы ихтимал.

Ә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров моны халыкара террор оешмалары белән бәйләде.

“Бу тагын бер кат халыкара өлкәдә уртак тырышлыкларны арттыру кирәк дигән фикерне куәтли. Террор гамәлләрен оештырган, финанслаган һәм үтәгән кешеләр үзләрен беркайда да имин хис итмәскә тиеш. Бу халыкара террор челтәре белән бары бөтенебезнең көчне туплап, дөнья җәмәгатьчелеге, аерым алганда БМО карарлары нигезендә генә көрәшеп була”, диде ул.

Әмма белгечләр шартлатуны оештыручылар Русиянең үзеннән дигән фикердә.

Чөнки элек тә мондый шартлаулар булды. Мисал өчен 2002-нче елны да Мәскәү театрында тотык итеп алганда интихарчы хатын-кызлар катнашты. Ул чакта 117 тотык үтерелде.

Хәерчелек экстремизм тудыра

Дүшәмбе көнге шартлаудан соң, кайбер канун чыгаручылар үлем җәзасын кайтару тәкъдиме белән чыкты.

Ә менә кеше хокукларын яклау оешмаларын башка нәрсә борчый - әлеге шартлаудан соң милиция тарафыннан Кавказ һәм Үзәк Азия кешеләрен эзәрлекләү көчәя ала. Оппозиция башлыклары хакимият сәяси эшчәнлекне тагын да чикләргә мөмкин дигән фикердә.

10 ел элек Путин хакимияткә килгәндә берничә шартлау булып, аларны оештыруда чеченнарны гаепләделәр. Тагын 5 елдан соң, Бесландагы хәлдән соң губернаторларны билгеләү тәртибе кертелде.

Мәскәүдәге дүшәмбе шартлавыннан соң иминлек хезмәтләрен тәнкыйтьләү артты. “Коммерсант” газетасы хакимият Мәскәү метросындагы шартлау турында алдан ук хәбәр ителгән булуы ихтимал дип язды.

Иминлек хезмәтенең элекке эшчесе Кирилл Кабанов милициянең шартлауны оештыручыларны тотуында шикләнә.

“Астан-өскә хәтле коррупциягә чумганда, ул астан килгән сигналларга игътибар итми. Мисал өчен, милиционерларга килгәндә, алар акча җыю белән шөгыльләнергә түгел, ә шикле кешеләрне ачыклый белергә тиеш. Алар бу тарихларны күзәтеп бармый. Һәм әлеге хәлләр террорчылык үсешенең бер факторы булып тора”, ди ул.

Төньяк Кавказ халкы Русия хокук саклаучылары төбәктәге яшь мөселман ирләрен кулга алып, җәзалап һәм хәтта үтереп җирле халыкның ачуын арттыра бара, ди.

Кабанов әйтүенчә, хакимиятнең иң төп хаталарының берсе - ул андагы хәерчелекне, коррупцияне бетерә алмау. Ә бу экстремизм барлыкка килүнең төп нигезе дигән фикердә ул.

XS
SM
MD
LG