Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кизләрдә шартлау оештырган икенче интихарның кем булуы ачыкланган


Дагыстанның Кизләр шәһәрендә шартлау оештырган икенче интихарның кем булуы ачыкланды. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматенә караганда, ул 22 яшьлек Дауд Магометов. Бу кеше милициядә инде дини экстремист буларак исәптә торган.

Чәршәмбе көнне иртә белән янына милиция машинасы якынлашканын күргәч, ул үз машинасын шартлаткан.

Милиция киемендәге икенче интихарның исеме - Дауд Жәбраилов. Алар икесе дә жирле кешеләр.

Кизләрдәге ике шартлаудан 12 кеше һәлак булган иде, шуларның икесе һөҗүмчеләр үзе. 37 кеше яраланган.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә Дагыстанның Хасавйорт районында машина шартлаудан тагын ике кеше һәлак булган, берсе яраланган. Республиканың эчке эшләр министрлыгында, шул һәлак булганнарда үзләре ясаган шартлаткыч булган һәм ул ялгыш шартлаган, дип фаразлыйлар.
XS
SM
MD
LG