Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ислам мәдәни үзәге эшчәнлегендә Юстиция министрлыгы канун бозулар тапкан


Юстиция министрлыгы Русиянең Ислам мәдәни үзәгенә кисәтү ясады.

“Табыш китерми торган” оешмалар турындагы Федераль канунны бозып, Ислам мәдәни үзәге президенты Әбдел-Вахит Ниязовка даими рәвештә акчалата түләүләр бирелеп барылган диелә.

Шуның өстенә Ислам мәдәни үзәге үзенең финанс хисабын һәм 2007-2009 елларга жиһазлар куллану турындагы планын раслаган документларын тапшырмаган.

Министрлыкның тикшерүе шулай ук бу оешманың төбәкләрдә бүлекләре булмавын да ачыклаган. Юстиция министрлыгы бар бу кимчелекләрне 10 майга кадәр бетерергә тәкъдим итә.

Ниязов күптән түгел генә башланган мөселман структураларын берләштерүне башлап йөрүчеләрнең берсе булып санала. Шушы көннәрдә ул Мәскәү метросындагы шартлауларны оештыручылар хакында төгәл мәгълүмат бирүчегә “бер миллион сум” акча вәгъдә иткән иде. Кайбер Русия мөфтиләре аның бу гамәлендә “кеше канында сәяси капитал туплау” теләген күрде.
XS
SM
MD
LG