Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 апрельдә чын белән ялганны аерып булмый


1 апрель көлке көне. Казанда берәүләр бу көнне ришвәт музее ачылуы, икенчеләр республика хакимияте киләчәге турында уйланды. Көлке көнендә чын белән ялганны аерып булмый башлады. Татарстан номенклатурасы да әлегә нәрсәдән көләргә һәм ни өчен еларга икәнен аңлап бетерми кебек.

Казанда ришвәт музее ачылачак

1 апрель сәгать 10да Казанда яңа төзелгән Игенчеләр сарае каршында митинг узарга тиеш иде. “Вечерняя Казань” басмасы алдан хәбәр итүенчә, әлеге чара башкалада ришвәт музее ачылу уңаеннан уздырылырга тиеш иде. Әмма мәхаббәт бина янында бернинди чаралар да булмады. “Вечерняя Казань” журналистлары шулай итеп көлке көнен 31 мартта ук билгели башлады.

Басма битләрендә язылганча, әлеге музейны төзүне республиканың коррупциягә каршы комиссиясе тәкъдим иткән. Музейның проекты да әзер имеш. Бина күп катлы булачак, аның янындагы мәйданда ришвәт алучы түрә һәйкәле урнаштырылачак. Бу һәйкәлгә илткән юлда исә, бер миллион доллардан күбрәк ришвәт алган җитәкчеләр исеме язылган элмә такталар куелачак. Беренче өч катта ришвәтнең тарихы тасвирланачак, 4 катта конференц-зал булачак икән. Биредә ришвәт алу буенча дәресләр дә узачак. Әлегә бары бер проблема – музейның кайда урнашачагы билгеле түгел. Моны “Вечерняя Казань” хәбәрчеләре халык хәл итсен ди. Шул уңайдан кешеләрне митингка да чакырды.

Көлке көне алдыннан сәясәт тармагы да җанланды. Бу хәбәрләрнең кайсы ялган, кайсы чынбарлык икәне дә буталды.

Миңнеханов президент та, премьер да

31 мартта Татарстан Дәүләт Шурасының хокук идарәсе башлыгы Андрей Ощепков, “Рөстәм Миңнехановның президент һәм премьер-министр вазыйфасын бергә башкаруы ихтимал. Ул вакытта Татарстанда президент һәм премьер вазыйфалары берләшәчәк һәм конституциягә үзгәрешләр кертергә кирәк булачак”, диде.

Кузьмин: “Хакимияттә нык үзгәрешләр булмаячак”

Бу хәбәр мәгълүмат чараларында тиз таралды. Артык шау-шу һәм аңлашылмау чыкмасын өчен, яңа президентның матбугат үзәге республика хакимияте төзелешендә нык үзгәрешләр булмаячагы турында хәбәр таратты.

Президентның яңа билгеләнгән матбугат сәркатибе Андрей Кузьмин “Татарстанның элекке хөкүмәте канун нигезендә үз вазыйфаларыннан китсә дә, әлегә президент карары белән эшен дәвам итә. Якын арада хакимияттә үзгәрешләр көтелми”, дип белдерде. Аның сүзләренчә, канунда каралганча бер ай эчендә президент Дәүләт шурасына премьер министр урынына намзәтне һәм башка министрларны тәкъдим итәргә тиеш. “Бу тармакта нык үзгәрешләр булмаячак”, ди Кузьмин.

Миңнеханов үз командасын җыя башлады

Кайбер белгечләр, республика президенты Рөстәм Миңнехановның инде үз кешеләрен үзе янына җыя башлавын әйтә. Бу атнада ул президентның сак хезмәте башлыгы вазыйфасыннан Рәмис Рәхимовны алып бу урынга Мөслих Ситдиковны билгеләде. Үзенең матбугат сәркатибе итеп хөкүмәт матбугат үзәгенең элекке башлыгы Андрей Кузьминны куйды. Шулай ук Миңнехановның президент эшләре белән идарә итүче Хафиз Салихов урынына Фәрхат Хөснетдиновны билгеләү хәбәре бар. Салихов исә, президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтдинов урынбасары итеп билгеләнгән.

Икътисадчы булмаган премьер кирәк

Алай да күпләрне әле дә Татарстанда премьер-министрның кем булачагы борчый. Вакыт уза, ә республика премьер-министрсыз. Миңнеханов президент та, премьер да вазыйфасын башкара.

Шунлыктан Миңнеханов хәзер премьер-министр эзли. Алай күп кенә белгечләр, яңа премьерның күбрәк социаль мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәген әйтә. Чөнки узган җыелышларның берсендә Миңнеханов икътисад һәм акча эшләрен үзе башкаруын әйткән.

Моннан тыш ике башлыкның да бер үк бинада утырачагы билгеле. Рөстәм Миңнеханов Ирек мәйданында урнашкан хөкүмәт бинасының 9-нчы катындагы хәзерге бүлмәсендә утырачак. Ә премьер-министр бүлмәсе 8 катта булачак. Димәк араларын кемгә түшәм, ә кемгә идән генә аерып торачак.

Хакимият алмашынган мәлдә мәгълүмат кытлыгы һәм сәяси вакыйгаларның булмавы хәтта иң бай фантазияле журналистларны да авыр хәлгә куя. Яңа фикерләр, төпле дәлилләр булмаганда, ясалма сенсацияләр эзләү дәвам итә. Ләкин тормыш теләсә нинди әкият уйлап чыгаручылардан илһамлырак иҗат итә. 1 апрель көлке көне. Әмма әлегә Татарстан номенклатурасы нәрсәдән көләргә һәм ни өчен еларга икәнен аңлап бетерми кебек.
XS
SM
MD
LG